Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экскурсия бүләк булган

Без актив һәм күптәнге тугры укучыбыз – тәтешле Владимир Фролагиннан җылы эчтәлектәге җавап сүзе алдык.

(Тәтеш, 19 август, «Тәтеш таңнары»).

– “Авангард” газетасы редакциясеннән шалтыраткач, бермәл югалып калдым, ә инде оттырышта
җиңүчеләр белән Долгая Полянага “Молоствовлар утары” музей-тыюлыгына төркемләп экскурсия ясау
тәкъдимен ишетү күңелле гаҗәпләндерде, – дип яза ул. – Кайчандыр күптән мин бу урыннарда булган
идем, һәм мине анда нинди үзгәрешләр барлыкка килүен белү кызыксындырды.

Юлда барганда ук яңарышлар булуына инандым. Элекке вакытларда без әлеге урыннардан чокырларны һәм пычракны әйләнеп узып, кыенлык белән генә үтә идек, хәзер музей капкасы төбенә кадәр тигез итеп асфальт түшәлгән. Территориядә – яңа заманча биналар, беседкалар, мәйданчыклар, саф һава бик чиста булып тоелды, чөнки тирә юньдә – ылыслы агачлар бихисап.

Безне тәҗрибәле экскурсия җитәкчесе Наталья Филиппова елмаеп каршылады. Ул безне узган га-
сыр башында авылда яшәгән кешеләрнең тормыш көнкүреше белән таныштырды, мастер-класслар
күрсәтте, без үзебезгә озын һәм бәхетле гомер теләп, Алтай чыршысына кулларыбызны куеп
тордык.

Иделгә карап торган зур верандалы ике катлы йортта ерак үткәннәргә кайттык. Бүлмәдән бүлмәгә
күчкәндә без дворян Молоствовларның яшәеше турында тагын да күбрәк белдек.

Тәтеш ягының матур почмагындагы танып белүле һәм мавыктыргыч экскурсия һәркемнең
күңеленә хуш килде, без яраткан газетабыз редакциясеннән үзенчәлекле һәм матур бүләк алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев