Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Элек нардуганны күңелле итеп бәйрәм иткәннәр

Зур Әтрәч авылы ки­тап­ханәчесе Зөбәрҗәт Хәй­рул­лина элекке вакытларда декабрь аза­гында бил­геләп үтелә торган Нардуган бәйрәме хакында сөйләде.

(Тәтеш, 24 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

– Борынгы вакытларда бу көнне кичен авыл яшьләре, төрле битлекләр һәм ки­ем­нәр киеп, өйдән-өйгә кереп йөргәннәр. Йоланың иң мөһим күренеше булып биюләр торган, аларның хәтта билгеле бер башкару тәртибе дә булган, –  дип йола хакындагы мәгълүматлары белән уртаклаша Зөбәрҗәт Ибраһим кызы. –  Шуны әйтеп үтәргә кирәк: әле декабрьгә кадәр, кыр эшләре тәмамланып, һәм әкренләп кышка әзер­лекләр башлангач, татарлар киләчәк ел турында чынлап торып кайгырта башлаганнар. Алар хәтта, төрле сынамышларга ышанып, киләчәкне алдан белү өчен төрле йолалар ­башкарганнар. 

Китапханәче әйтүенчә, Нардуган бәйрәмендә учак ягу – иң күңелле мизгелләр булып саналган. Күпчелек җирлекләрдә бер авылга бер зур учак ягылган, һәм авыл халкы шул учактан берәмләп яки парлашып сикереп чыга торган булганнар. Әгәр учак аша сикергән парның (егет һәм кызның) куллары ычкынмаса яки алар сикергәч учактан ялкынлы күмерләр күтәрелсә, алар өйләнешәчәкләр дип фараз кылганнар.

– Барысы да: күңелле тамашалар да, бүләкләр дә ­булган... Бу бәйрәм Нардуган дип аталган. Кешеләр бер-берләрен бәй­рәм белән котлаганнар, изге теләкләр теләгәннәр, яшьләр Нардуган уеннары уйнаганнар. Нардуган бәйрәме –  багу, тылсымлы йолалар, ышануны чагылдырган бәйрәмнәрнең берсе булып торган, – ди авыл китапханәчесе. – Нардуган шулай ук чувашлар, удмуртлар, мордвалар арасында да билгеләп үтелгән.


Нардуган йолалары турында беренче белешмәләр XIX-XX гасырларга барып тоташа. Ул төрки халыкларның борынгыдан килгән, Кояшның кышкы торгынлыгына багышланган бәйрәме. Нардуган –  татарларда һәм Идел-Урал халыкларында киң таралган бәйрәм булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев