Электрон машина йөртү таныклыкларының кайчан гамәлгә керәчәге билгеле
Җәмгыять

Электрон машина йөртү таныклыкларының кайчан гамәлгә керәчәге билгеле

Бер елдан соң машина йөртү һәм автомобильне теркәү турындагы таныклыкларны үзең белән алып йөрүнең кирәге калмаячак.

(Тәтеш, 27 февраль, «Тәтеш таннары»).  Электрон машина йөртү таныклыклары 2020 елда ук гамәлгә керергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Михаил Черниковка сылтама ясап хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, бер елдан соң машина йөртү һәм автомобильне теркәү турындагы таныклыкларны үзең белән алып йөрүнең кирәге калмаячак.

Черников билгеләп үткәнчә, әлеге яңалык ялган документлар, шулай ук тышкы кыяфәтләре белән бер-берсенә охшаган машина йөртүчеләрнең бер үк таныклыкны куллануына бәйле очраклар белән көрәшергә ярдәм итәчәк.
 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/25/181530/


Нет комментариев