“Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында Тәтеш районындагы туйларга соңгы нәтиҗә ясау буларак, никахлашу тантанасы узды.
(Тәтеш, 29 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Кирилл Котков белән Алсу Әхмәрова үзләренең язмышларын никах җепләре белән бәйләделәр. Яшьләр Казанда танышканнар, университетта укыганнар, хәзер алар – диплом алган белгечләр.
– Без өч елдан күбрәк дуслашып йөрдек, һәм хәзер тормыштан бергә атларга булдык. Бергәләп бәхетле гомер итү, балалар турында хыялланабыз. Безнең үрнәк алырлык кешеләребез – әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар бар, эшләячәкбез, гаилә йолаларын саклаячакбыз, – дип уртаклаштылар яшь парлар.
Алтын балдаклар кигән яшь өйләнешүчеләрне район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
– Тормышыгызда бу иң онытылмас көннәрнең берсе, – дип билгеләп үтте ул. – Сез никахлаштыгыз, алда сезнең – якты, матур, кызыклы тормыш юлыгыз башлана, гаиләгез бәхетле, тату, нык булсын, анда ихласлылык, үзара аңлашу һәм ышаныч булсын, бер-берегезне хөрмәт итегез, кадерләгез, яратыгыз.
Кирилл һәм Алсу нык гаилә булып яшәргә вәгъдә итеп, символик бәхет муенсасына тагын бер төймә өстәделәр, һәм инде ир белән хатын буларак, яшь өйләнешүчеләр вальсын биеделәр.
Алар тантаналар залында туганнарыннан һәм дусларыннан изге теләкләрне күп ишеттеләр, анда бәхетле гомер итү, үзләренең хисләрен озын-озак еллар саклап яшәргә дигән матур теләкләр әйтелде.
Нет комментариев