Энҗе Саттарова журналистларның ничек эшләвен белде
Келәш авылыннан Энҗе Саттарова район газетасы редакциясенә килде һәм үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.
(Тәтеш, 19 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
– Мин 10нчы сыйныфта укыйм. Тормышта кирәкле хезмәт – киләчәккә һөнәр сайлау буенча карар кабул итәр вакыт җитте. Минем күптәнге хыялым – журналист булу, чөнки үзеңнең тормышыңны әлеге төр эшчәнлек белән бәйләү аеруча да кызыклы, ләкин, шуңа да карамастан, барлык башка яшьтәшләрем кебек, мине дә икеләнү хисләре биләп ала. Мин белгечләргә мөрәҗәгать итәргә һәм бу һөнәрне үзем күрергә булдым. Шулай итеп, әнием һәм Келәш авылы китапханәчесе Гөлчәчәк апа Галимова белән без бергәләп Тәтешкә, “Авангард” (“Тәтеш таңнары”) газетасы редакциясенә киттек, – дип сөйли мәктәп укучысы. – Мин шатлыклы гаҗәпләнү кичердем. Матур, иркен һәм якты бинада киң күңелле, ягымлы кешеләр эшли. Җитәкче вазифасын башкаручы Елена Викторовна Калашникова безнең өчен редакция буйлап танып белүле экскурсия уздырды. Ул коллектив белән таныштырды, газета хакында һәм корреспондентларның, компьютер версткасы операторлары, тәрҗемәче, корректорлар, веб-редакторның ничек эшләве турында сөйләде.
Үз эшләрен ихластан яраткан кешеләр белән аралашу, чын һөнәр ияләренең киңәшләрен ишетү минем өчен икеләтә шатлык булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев