Эшләүче пенсионерның акчасы артты
Җәмгыять

Эшләүче пенсионерның акчасы артты

Эшләүче пенсионерлар өчен иминият пенсияләре 1 августтан яңадан исәпләнде.

– Тәтеш районында 1 352 эшләүче пенсионер рәсми рәвештә хезмәт куя. Аларның барысы да өстәмәгә исәп тота ала, аның күләме һәркем өчен аерым һәм уртача 273,44 сумны тәшкил итте, – дигән мәгълүматны җиткерде ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бү­леге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Боль­шакова. – Беренчедән, өстәмәнең күләме пенсия­нең кайсы елда исәп­ләнүенә, икенчедән, эш бирүче үзенең хезмәт­кәре өчен алдагы 2024 ел дә­вамында түләгән иминият кертемнәре сум­масына бәйле. Димәк, хезмәт хакы ни­кадәр югары булса, өстәмә шул­кадәр күбрәк булачакмы? Ни аяныч, барысы да алай ук гади генә түгел. Канун ин­дексация вакытында исәпкә алына торган хезмәт хакы алган индивидуаль пенсия коэффициентлары (ИПК) санына лимит билгеләде. Пенсионер күпме генә эшләсә дә, аңа елына өчтән артык ИПК хисапламаячаклар.

Икенче чикләү әлеге коэф­фици­ентларның бәя­сенә ка­гыла. ИПК күләме ел саен арта, чөнки ин­фляция дәрәҗәсенә ка­рап дәүләт тарафыннан индексацияләнә. Мисалга, 2022 елда һәр коэффициент өчен 104,6 сум исәпләделәр, 2023 елда – 110,5, ә 2024 елда инде – 133,05 сум. Ләкин эш   шунда, яңадан исәпләү өчен ИПК кеше пенсиясен кайчан рәсмиләштергән булса, шул ел дәрәҗәсендә кала. Шуңа күрә ул индивидуаль дип атала да.

Әйтик, гражданинга картлык буенча пенсияне 2021 елда билгеләгәннәр икән, ул вакытта ИПК 98,8 сумны тәшкил итте. Алдагы елларда ул – эшләвен, эш бирүче аның өчен иминият кертемнәрен түләүне дәвам итте, аннары алар коэффициентлар­га үзгәртелде. Ел саен пенсия 3 ИПКга арта барды, бу акчалата эквивалентта 296,4 сумны тәшкил итте, ягъни 98,8 сум 3кә тапкырланды.

2025 елның 1 гыйн­варыннан бер пенсия коэф­фициентының бәясе Россия Хөкүмәте тарафын­нан 145,6 сум күләмендә бил­геләнде, шуңа күрә иң күп өс­тәмә 437 сумны тәшкил итәчәк. Аны безнең граж­данин алачакмы соң?

Алмаячак. Аның ИПК күләме 2021 ел дәрәҗәсендә калды. Ягъни август исәп­ләүләреннән соң аның пенсиясенә өстәмә шул ук 296,4 сумны тәшкил итәчәк.
1 августтан пенсиягә 399,2 сумны тәшкил итәчәк иң күп өстәмәне кем алачак соң? 2024 елда пенсиягә чыгучылар, ИПК күләме 133,05 сумны тәшкил итүчеләр. Һәм бу өлкән яшьтәге кешенең узган ел шул өч коэффи­циентны эшләү шарты белән.

Шул ук схема буенча 2025 елда пенсиягә чыккач эшләүче гражданин 2026 елда өч ИПК булганда 437 сум өстәмә алачак. Яңадан исәпләү автомат рәвештә, гариза тапшырмыйча алып барыла.

Августтагы яңадан исәп­ләүләр эш­ләмәүче пен­­сионерларга кагыл­мый: аларның иминият пенсияләре ел саен 1 гыйнварда индек­сация­ләнә. Социаль пенсия алучылар да августта пенсия өс­тәмәсенә исәп тотма­сын­нар: аларның акчасы 1 апрельдә индекса­цияләнә.


Нет комментариев