Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әфганстан – йөрәк ярасы

Тәтештә, 15 февральдә, райондагы сугышчы-­интернационалчылар хөрмәтенә чара булды.

(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”). 

Кешелек хәтерен вакытлар юкка чыгара алмый... Бу көнне, 33 ел элек, безнең хәрбиләр төялгән соңгы бронетранспортер Әфганстанда 9 ел һәм 51 көн барган хәрби хәрәкәтләр туктатылгач, Амударья аркылы үтүче Дуслык күпереннән ­туган җиребезгә чыкты.

Тәтешлеләрнең бу көнне Дан Мемориалы янында ел саен була торган митингы  – Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрнең героик һәм фаҗигале вакыйгаларына, якын һәм ерак чит ил территорияләрендә хәрби бәрелешләрне җайга салуда катнашкан барлык сугышчы-интернационалчыларны искә алу булып тора.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хәтер митингында чыгыш ясап, халык­ара террорчылыкка каршы алгы сафка баскан совет солдатларының батырлыгын искә алды.

– Хәрби хәрәкәтләр барышында сез күр­сәткән батырлык, кыюлык һәм каһарманлык һәркемгә – хәзерге вакытта яшәүчеләргә дә, киләчәк буын өчен дә ватанпәрвәрлек һәм хәрби антка тугрылык үрнәге булып тора, – дип мөрәҗәгать итте Рәмис Хатыйп улы сугышчы-интернационалчыларга. – Чарада катнашкан мәктәп укучыларына, кадетларга, студентларга, курсантларга – барлык яшьләргә – тиңләшерлек һәм үрнәк алырлык кешеләр бар.    
Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин һәм  районның сугышчы-интернационалчылар советы рәисе Юрий Савин үткән еллар вакыйгасын җыелучыларның исләренә төшерде. Юрий Борисовичның “Беркем дә тауларда үлемен эзләмәгәндер”... дигән шигъри юллары күзләрне чыллатты.

Күңел түрендәге мәңгелек хәтер чәчләре чаларган ир-атларны Әфганстанда хезмәт иткән елларга, хәрби дуслары белән булган көннәргә кайтарды.  Алар эссе кояштан ­көйгән  Әфганстан җирендәге хәрби вакыйгаларны әрнеп, йөрәк ярасы буларак искә алалар. Безнең районнан Әфганстан юлы буйлап 147 яшь егет узган, шулардан алтысының әти-әнисе аларның өйләренә әйләнеп кайтуын күрә алмаган. Олы Тормыдан Шамил Әхмәтҗанов белән Хәмит Мусин, Тоншермадан Геннадий Илюшкин, Зур Әтрәчтән Гомәр Мингалиев, Иоководан Андрей Потапов, тумышы белән Бакырчыдан Хаммад Галиуллинның чит-ят җирләрдә гомере өзелгән. Алар да тәтешлеләр белән бер сафта булдылар – аларның елмаюлы карашлары яшьләр кулындагы портретлардан күзәтеп торгандай ­тоелды...   

Митинг бер ­минут тын­лык һәм хәрби хәрәкәтләрдә, кораллы җирле бәрелешләрдә кат­нашучылар һәйкәленә истәлек гирляндалары, ­кызыл канәферләр салу белән тәмамланды. 

Райондагы барлык авылларда хәтер митинглары, сугышчы-интернационалчылар белән очрашулар, батырлык дәресләре булып узды. Чараларда илебезнең, халкыбызның тарихын белүнең һәм хәтерләүнең һәркайсыбыз өчен мөһим булуы турында әйтелде. Без үткәннәрне хәтерләргә һәм киләчәктә фаҗигаләрне булдырмау өчен барысын да эшләргә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев