Гаилә нык булсын өчен
Халыкка социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгендә “Гаилә” илкүләм проекты чаралары гамәлгә ашырыла.
Балаларга карата көч куллануны һәм рәхимсез мөгамәләне профилактикалау буенча “Аңлап тәрбияләү” проекты “Гаилә кайда, бәхет шунда” конкурсында җиңүче булды һәм Тимченко фонды ярдәмен алды.
– 2021 елдан гамәлгә ашырыла торган проект буенча эш ике юнәлештә алып барыла: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән, уртак төркем эшчәнлеге белән берләштерелгән “Нык гаилә” клубында һәм төп бурычлары уңышлы гаилә тәрбиясе тәҗрибәсен киң таныту, педагогик компетенцияне арттыру булып торган “Ата-аналар лекториесе” берләшмәсендә.
Әлеге проект кысаларында уңай тәҗрибәгә ия булып, агымдагы елның гыйнварыннан 2027 елның май аена кадәр социаль куркыныч хәлдә һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга рәхимсез мөнәсәбәтне профилактикалау буенча эш алып баруны планлаштырабыз.
Конкурста катнашу һәм Тимченко фондыннан алынган булышлык ярдәмендә мул тормышка ия булучыларны күп санда колачларга һәм бик күп искиткеч идеяләрне, эш-гамәлләрне тормышка ашырырга мөмкин булачак, – дип уртаклашты халыкка социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең социаль эшләр буенча белгече Наталья Мулюкина.
фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев