Зур Әтрәчтә тынычлык темасына кагылган мәгълүмат сәгате узды
Җәмгыять

Зур Әтрәчтә тынычлык темасына кагылган мәгълүмат сәгате узды

------

Зур Әтрәч китапханәсендә тынычлык темасына кагылган мәгълүмат сәгате уздырылган.

- Чара барышында төрле бәйрәмнәрнең килеп чыгу тарихы, аны дөньяның төрле илләрендә ничек билгеләп үтүләре турында аңлатылды.

Тыныч илдә яшәгән кешенең генә эше алга бара һәм киләчәге өметле. Җир шары болай да пыяла кебек уалырга торган хәзерге заманда, тынычлыктан да кадерлерәк һәм мөһимрәк әйбер юктыр, мөгаен. Әмма соңгы вакытта Украинада барган чуалыш һәм бәрелешләр, ызгыш-талашлар күпләрнең тынычлыгын алды. Шулай ук тынычлык һәм дуслык, игелек һәм шәфкатьлелек, бер- береңә карата игътибарлылык турында сөйләнде, - дип уртаклашты китапханәче Зөбәрҗәт Хәйруллина.

Фотоны Зөбәрҗәт Хәйруллина тәкъдим итте.


Нет комментариев