Диктант Россия Федерациясе халыклары телләре көненә багышланган.
Агымдагы елның 8 нче сентябрендә Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары Россия Федерациясе халыклары телләре көненә багышланган «Россия – халыклар йорты» («Россия – дом народов») Бөтенроссия диктант язу чарасына кушылдылар.
Диктантның нигезен Дагыстанның күренекле шагыйре Рәсүл Гамзатовның әсәрләреннән өзекләр тәшкил итте. Чараның төп максаты- Россия Федерациясе халыкларының күптеллелеген популярлаштыру.
Нет комментариев