“Буа-газ” ЭПУның Тәтеш РЭГХ хезмәткәрләре пенсионерларның йортларында газ җайланмаларын тикшерү буенча профилактик рейд үткәрделәр.
Белгечләр газ плитәләрен, су җылыткычларны һәм җылыту приборларын карадылар, тоташтыруларның герметиклыгын, җилләтү каналларының торышын бәяләделәр, шулай ук кешеләр җайланмаларны ни дәрәҗәдә дөрес куллануын һәм куркынычсызлык нормаларын үтәүләрен тикшерделәр. Өлкәннәргә аерым игътибар бирелде: алар өчен газ куркынычсызлыгы мәсьәләләре аеруча мөһим. Яшь үзенчәлекләре нәтиҗәсендә газ исен вакытында сизү, гадәти көнкүреш гамәлләрен башкару, шулай ук яңа инструкцияләрне аңлау катлаулырак. Шуңа күрә адреслы профилактика – рәсмилек түгел, ә мөһим саклану чарасы. Техник тикшерүдән тыш, газчылар халык белән әңгәмәләр дә үткәрделәр: газ куллануның төп кагыйдәләрен гади һәм аңлаешлы итеп искә төшерделәр, һәркемгә авария хезмәте күрсәтмәләре һәм элемтәләре язылган белешмәлек тапшырдылар.
Тәтеш РЭГХ начальнигы Илнур Мөхәммәдиев мондый эшнең әһәмиятен ассызыклап, болай диде:
– Безнең төп бурыч – җайланмаларны да тикшерү, кешеләрнең, аеруча өлкән буынның, иминлеген тәэмин итү. Без плитәләрнең һәм газ казаннарының нинди хәлдә булуын тикшерәбез, көндәлек тормышта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатабыз. Гади белешмәлек һәм вакытында әйтелгән сүз кайчак гомерне саклап кала. Безнең өчен бу гади чара гына түгел, ә районда яшәүчеләргә кайгыртучанлык күрсәтү дә.
фотоны Илнур Мухаммадиев тәкъдим итте
Нет комментариев