“Авангард” газетасы редакциясендә Тәтеш ягы тарихы музее, район башкарма комитетының архив бүлеге һәм район кешеләре катнашында “Бөек Ватан сугышы елларында Тәтеш районында әсир немецлар” дигән темага түгәрәк өстәл булды.
(Тәтеш, 16 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
“Тәтеш таңнары” газетасында сентябрь аенда шәһәрле Николай Булыгинның үзенең балачагы турындагы хатирәләре белән уртаклашкан “Гурченко белән бер сәхнәдә” дип исемләнгән язма басылып чыккан иде. Аерым алганда, сугыш елларында Тәтештә әсир немецларны күрүе хакында. Әлеге язмага карата берничә кайтаваз килеп иреште, шул исәптән шәһәрле, Тәтеш районы тарихын өйрәнү белән шөгыльләнүче Олег Евсеевтан да. Ул үзенең хатында Тәтештә әсир немецлар булуы турында элегрәк тә ишетергә туры килүе һәм бу хакта тулырак белергә теләвен билгеләп үткән иде.
Моның белән бәйле без редакциядә түгәрәк өстәл оештырырга булдык, катнашырга теләге булган һәркемне газетабыз аркылы чакырдык.
Әңгәмә шактый кызыклы булды. Аның барышында сугыш елларында әсир немецлар бары тик Тәтештә генә түгел, шулай ук Кече Шәмәктә, Монастырскийда да булганлыгы ачыкланды.
Монастырскийда яшәүче Александр Нефедов очрашуга килә алмады, шулай да болай дип хәбәр итте:
– Мин 1939 елда туганмын. Бу 1944 яисә 45нче еллар иде, колхоз идарәсенә баруымны, ә анда почмакта немец утырып торганлыгын хәтерлим. Ул анда ничек килеп эләккәнлеген белмим. Ул ач иде, кемдер аңа кәтермәч тә бирде. Аны үләннәрдән үзебез пешерә идек. Аннары Тәтештән милиция килде дә, аны алып китте, – диде Александр Анатольевич.
Шәһәрле Николай Булыгин Тәтештә әсир немецлар булуын һәм аларны ничек итеп пристаньга алып баруларын, берсенең аңа немец телендә шигырь өйрәтүен түгәрәк өстәл янында билгеләп үтте.
– Сугыш елларында безнең авылга Идел буеннан немецларның ике гаиләсе килде, алар әсирләр түгел иде. Бер гаиләне безнең күршегә, медичка йортына урнаштырдылар. Гаиләдә ике бала һәм укытучы хатын-кыз бар иде. Икенчесен буш торган өйгә керттеләр. Гаиләләрдә ир-атлар юк иде. Апам әйтүенчә, ир-атлар башка урыннарда эшләгәннәр. Фаразлаулар буенча, алар үзләренең якыннары янына төннәрен генә кайтканнар, конфетлар, он калдырганнар. Димәк бу, аларны паек белән тәэмин иткәннәр дигәнне аңлата, – дип уртаклашты Кошки-Новотимбаевода туган Владимир Иванов. – Гаиләләр милиция күзәтүе астында тордылар, безнең авылда аларны Николай Бронский каравыллады. Немецлар үзләренең балаларын урамга чыгармыйлар иде.
Алабирде авылында яшәүче Билал Гыймранов та түгәрәк өстәлгә килде.
– Мин элекке авыл Советы рәисе Азат абый Саттаров белән сөйләштем. Ул да шулай ук тарих белән кызыксына, газетаны игътибар белән укып бара. Ул сугыш елларында Алабирде аркылы узган әсир немецлар турында болай дип сөйләде: “Без фермада эшләдек, анда бәрәңге салыр өчен зур баз бар иде. Ун немецны алып килделәр, аларны бер хәрби озатып йөрде. Алар бер көн эшләделәр, аларга якын бару тыелды. Алар машинага бәрәңге төяделәр”. Безнең мәктәп директоры Сәмигулла абый Гыймранов яшь чагында авылыбыз буйлап йөзгә якын әсирне таш юл буенча Апас районының Каратун ягына алып китүләрен сөйләгән иде. Бер немец Чолыдан Байраш ягына сузылган каен посадкасы янында җирләнгән. Без мәктәп укучылары булган чагында әлеге каберлеккә барып йөрдек, анда табличка да бар иде, – дип хәбәр итте Билал Гыймранов.
Шәһәрле, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү белән шөгыльләнүче Анатолий Хохлов түгәрәк өстәлгә нәтиҗә ясап, оборона чикләрен төзегәндә әсир немецлар катнашмавын белдерде. Ләкин чарада катнашучылар әңгәмә барышында Тәтеш районында әсир немецлар булган, әмма, озак түгел, һәм алар күбесенчә авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнгәннәр дигән нәтиҗәгә килделәр. Моны раслаучы рәсми мәгълүматлар, ни аяныч, юк. Шуңа күрә, бу хәлләрне күрүчеләрнең хатирәләре буенча гына әйтеп бирергә мөмкин.
“Авангард” газетасы редакциясендә чираттагы түгәрәк өстәл 2022 елның 11 ноябрендә 13 сәгатьтә булачак. Чараның темасы – “Тәтеш районындагы балалар йортлары”. Шулай итеп, балалар йортларында тәрбияләнеп чыгучылардан хат-хәбәрләр көтәбез.
Белешмә өчен телефоннар: 8 (84373)2-54-95 һәм 89600412228.
Нет комментариев