Газетадагы язмаларны саклый
Җәмгыять

Газетадагы язмаларны саклый

Укучыларның район газетасы турындагы фикере.

Нина Бузынина, Монастырский:
– Мин Трудовик поселогында тудым, әти-әнием шул чакта ук инде газетага язылалар иде. Безнең поселокка корреспон­ден­цияләр вакытында килеп торды, кешеләр ул чакта төрле-төрле вакытлы матбугатка язылдылар. Менә мин дә “Авангард”ны гомер буе яздырам, барысын да кызыксынып укыйм. Мин 15 яшьтән – ветеринария пунктында, 24 ел Саклык банкы бүлегендә эшләдем, һәрчак халык белән. Бу юлы карасам – Чуаш Тайбасыннан Борисовларны язганнар. Кыз туганнарым танышлар турында язылган газеталарны калдырырга кушалар, кайткач, укыйлар. Мин үземә кирәклесен газетадан кисеп алып саклыйм. 


Нет комментариев