Һәр секунд мөһим
Янгын сүндерү сагына төгәл мәгълүматны тапшыру тизлеге аларның килү тизлеген, сүндерү алымнарын һәм куркынычсызлык чараларын билгели.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре диспетчерга нәрсәләр хәбәр итәргә кирәклеге турындагы аңлатмаларны бәян иттеләр:
бәла-каза урынының адресы (торак пункт, урам, йорт номеры, корпус, корылма, подъезд, кат);
нәрсә икәнлеге (мәктәп, сәүдә үзәге, предприятие);
янгынның торышы: фатир, йорт, офис, склад, транспорт;
кат яки бүлмә;
ачык ут яки төтен булуы;
электр җайланмаларының януы;
шартлаулар яки шарт иткән тавышлар;
кешеләр турында мәгълүматлар: бина эчендә кешеләр; балалар, картлар яки хәрәкәт итүе чикләнгән затлар; зыян күрүчеләр бармы икәнлеге;
эвакуация мөмкинлекләре;
өстәмә куркынычлар (газ баллоннары; тиз кабынып китүчән сыеклыклар һәм газлар; химикатлар; электр җайланмалары һәм трансформаторлар);
производство җайланмалары;
элемтәгә керү мәгълүматлары: исем-фамилиягез, элемтә телефоны;
Хәбәр иткәннән соң диспетчер сөйләшүне тәмамлаганчы көтегез, чөнки төгәллек кертү өчен сораулар булырга мөмкин.
Шалтыратканнан соң нишләргә: бәла-каза урыныннан китмәгез, әгәр ул куркыныч булмаса. Тирә-юньдәгеләрне кисәтегез. Чыгаруны оештырыгыз. Электр килүне өзү чарасын күрегез.
Үзегезгә иминлек ышанычыгыз булса, ут сүндергеч җайланманы кулланыгыз.
Янгын сүндерүчеләрне көтеп торыгыз һәм янгын урынына бару юлын күрсәтегез.
Исегездә тотыгыз, янгын турында ялган хәбәр биргән өчен административ җаваплылык – 1 000 сумнан 1 500 сумга кадәр штраф каралган. Ә террорчылык куркынычы турында белә торып җиткерелгән ялган шалтыратулар өчен җинаять җаваплылыгы – 700 мең сумга кадәр штраф яки иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Ашыгыч хезмәтләр телефоннары: 01, 101, 112.
фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев