“Җиңү көне” җырын башкардылар
Җәмгыять

“Җиңү көне” җырын башкардылар

ТРда Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлек вәкилләре истәлекле даталар уңаеннан ел саен чаралар үткәрә. Җиңү көне очрашу өчен чираттагы сәбәп булды.

(Тәтеш, 15 май, “Тәтеш таңнары", Елена Калашникова).  Бәйрәм алдыннан уздырылган “Без хәтерлибез, без горурланабыз” дигән әдәби-музыкаль кичә көмеш яшьтәге, Бөек Ватан сугышы турында яхшы белгән кешеләрне җый­ды. Нәкъ тә менә әти-әниләре алар белән хатирәләрен уртаклашкан, Җиңү хакында сөйләгән.

Иҗтимагый совет рәисе Альберт Губашев, РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова, ТРда Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлек җитәкчесе Нина Новикова чарада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, тыныч күк йөзе теләделәр. “Анданте” дуэ­ты һәм “Атлантида” вокаль төркеме тамашачылар алдында чыгыш ясады, Виктор Арапов, Светлана Пантюхина һәм Юрий Старшинин шигырьләре яңгырады. Чарада катнашучылар солдатларның фронттагы батырлыклары, Ленинград боҗрасы, тыл эшчәннәре турында искә алдылар, ә әдәби-музыкаль кичә ахырында “Җиңү көне” дигән җырны хор белән башкардылар.
 


Нет комментариев