“И. С. Казаков”та эшләүче комбайннар юлдан ук күренеп торалар, арпаны урып-җыю бара
Җәмгыять

“И. С. Казаков”та эшләүче комбайннар юлдан ук күренеп торалар, арпаны урып-җыю бара

– Бездә 1880 гектар чәчү мәйданы бар, файдалану җирләре барлыгы 2100 гектар, – ди хуҗалык җитәкчесе Илья Казаков.

(Тәтеш, 25 август, “Тәтеш таңнары”).
 “И. С. Казаков”та эшләүче комбайннар юлдан ук күренеп торалар, арпаны урып-җыю бара.
– Бездә 1880 гектар чәчү мәйданы бар, файдалану җирләре барлыгы 2100 гектар, – ди хуҗалык җитәкчесе Илья Казаков. – Барлык җирләр әйләнештә, ташландыклары юк. Быел көзге, сабан бодае, арпа, шикәр чөгендере чәчтек. Беренче тапкыр көнбагыш кебек шундый югары табышлы культураны чәчүгә алындык, сөрү җире 150 гектарны били. Кырда өч комбайн эшли, тәүлеккә уртача 70 гектарга якын игенне җыеп алабыз, суктырылган ашлыкны кырдан ташу өчен 6 автомашина эшли. Ашлык элеваторга озатыла, үзебезнең складларга салабыз, дүрт мең тонна саклау мөмкинлеге бар. Көзге бодайны җыюны тәмамладык, уңыш сөендерә, хәзер арпа җыю бара. Техникалар паркын яңартырга тырышабыз, куәтле техника сатып алабыз, шулай итеп агротехник срокның вакыты да, хезмәт чыгымнары да оптимальләштерелә. Яңа төзелгән ындыр табагында ике ел эшлибез, нәтиҗәсе бар, элек ашлыкны кырдан турыдан-туры ташый идек, кабул итүче югары рефакция, ягъни кайтарылган игеннең гомуми авырлыгыннан якынча 6-7 процент киметү ясый иде, хәзер инде ындыр табагы аркылы үткәрәбез, элеваторга кертәбез, рефакция иң аз күләмдә ясала. Быел ашлык тулы авырлыклы. Бездә коллектив бердәм, куелган бурычларны тулы күләмдә үтиләр, урак эшләренә 20 кеше җәлеп ителде. Бер үк вакытта булачак уңыш эшләрен дә алып барабыз, көзге сөрү, көзге бодайны чәчүгә әзерлек бара, ике сменада чәчәчәкбез.


жатва-2022

Нет комментариев