Авыл кешеләренең каралты-куралары янган.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, 2026 елның 23 июлендә 1 сәгать 3 минутта диспетчер пультына Кече Шәмәк авылында сарай януы турында телефоннан хәбәр иткәннәр.
– Беренче янгын сүндерү подразделениесе килеп җиткән вакытта сарай бар яктан яна торган булган. Торак йортка ялкын күчү куркынычы бар иде. Янгынның башлангыч сәбәбе – яшен сугу. Янгын нәтиҗәсендә ишегалды корылмалары юкка чыкты, җәрәхәтләнүчеләр юк, – дип хәбәр итәләр дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре. – Яшеннән саклау системасын урнаштыру – үз йортыңны һәм техникаңны бәла-казадан саклауның гади һәм ышанычлы ысулы.
ФОТОНЫ КАМА ТАМАГЫ ҺӘМ ТӘТЕШ РАЙОННАРЫ БУЕНЧА РАЙОНАРА КҮЗӘТЧЕЛЕК ЭШЧӘНЛЕГЕ БҮЛЕГЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев