Янгыннар зур матди зыян, кайчак кешеләр җәрәхәтләнүенә яки һәлак булуына китерә. Күп очракта диярлек янгын чыгуга гаепле булучылар булып йорт хуҗалары үзләре тора.

133нче янгын часте начальнигы Сергей Фокин мәгълүматлары буенча, узган ел Тәтеш янгын сүндерү-коткару гарнизоны бүлекчәсе чакырулар буенча 50 тапкыр чыккан, шуларның 15е — янгыннарга, 6сы — юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен бетерүгә, 29ы — ялган шалтыратулар.
— 2023 елда ялгыз яшәүче өлкән гражданнарга һәм инвалидларга, шулай ук җирлек территориясендә яшәүче күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар урнаштыру эше үткәрелде. Әйтик, 2023 елда 275 йортка 768 данә янгын хәбәр иткечләр куелды. Гражданнарның шәхси акчалары хисабына — 165 адрес буенча 490 хәбәр иткеч, — дип сөйләде Сергей Александрович. — 2023 елның 17 октябренә Тәтеш районы территориясендә 196 янгын гидранты бар иде, шуларның 79ы — Тәтештә, 117се — авыл торак пунктларында, шулай ук җәйге-кышкы чорда янгын сүндерү машиналары белән су алу өчен җайлаштырылган 42 янгын сулыгы һәм 63 су җыю башнясы.
Бүгенге көндә автоном янгын хәбәр иткеч кешеләрнең янгыннардан һәлак булуын кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Алар уттан актив саклану чаралары арасында аерылып тора, чөнки янгынның башлангыч этабында төтенгә җавап бирә һәм тавыш сигналы белән халыкны янгын куркынычы турында кисәтә алалар. Янгын хәбәр иткечнең тавыш катылыгы һәм ешлыгы шундый ки, ул хәтта нык йоклап яткан кешене дә уятырга сәләтле.
Нет комментариев