Янгын вакытында үзеңне ничек тотарга
Янгын чыгу очракларына һәрвакыт әзер булырга һәм шул ук вакытта тиз эш итә белергә дә кирәк.
— Балаларны янгын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү зарур. Иң мөһим кагыйдәләрне белү һәм аларны куллану үз-үзеңне коткарырга һәм якыннарыңа ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Янгынны өлкәннәр сүндерергә хокуклы, әмма һәр укучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар кисәтү сигналын бирә белергә тиеш, — дип раслый Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең өлкән инспекторы Роман Горбунов. — Бала янгын сүндерү бүлегенең 01 номерын, ә кәрәзле телефоннан 112 яки 101 номерларын җыя белергә тиеш. Янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратып, адресны, исем-фамилияне ачык итеп әйтә белергә һәм ярдәм көтәргә кирәк. Әгәр янгын фатирда өлкәннәр өйдә булмаганда башланган икән, уттан ераккарак качарга, ә ут алга таба таралмасын өчен ишекне ябып куярга кирәк.
Әгәр йорт ишеге бикле булса һәм чыгып булмаса, тәрәзәдән кычкырырга, ярдәмгә чакырырга кирәк. Янган фатирда булу, һичшиксез, бик куркыныч, ләкин шкафка, карават астына яки башка яшерен урыннарга качарга ярамый, чөнки янгын сүндерүчеләргә мондый урыннардан балаларны табу бик кыен. Кием янганда идәнгә яки җиргә ятарга һәм ут сүнгәнче аунарга кирәк. Кул пешкәндә аны салкын суга тыгарга һәм өлкәннәрне ярдәмгә чакыру зарур. Янгын подъездда булган очракта, фатирдан чыгарга ярамый. Тәрәзәне яки балконны ачарга, алар ачылмаса, форточканы ачып булса да ярдәм чакырырга кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев