Янгын куркынычсызлыгы – ул төзек мич һәм электр үткәргечләре генә түгел. Бу шулай ук алдан хәстәрен күргән финанс иминлеге дә, безнең күпчелегебез бу хакта, ахыргы чиккә җиткәнче, уйларга кирәк дип санамый.
2026 ел башыннан Тәтеш районында 13 янгын теркәлгән. Хисаплардагы коры саннар артында кешеләрнең чын фаҗигаләре яшеренгән: ике кеше һәлак булган, дистәләгән гаилә йорт-җирсез калган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге мәгълүматлары буенча, янгын чыгуның сәбәпләре елдан-ел үзгәрешсез кала. Алар арасында – тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү; электр җайланмаларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу; электр челтәрләренә артык йөкләнеш булу, сыйфатсыз озайткычлар һәм төзек булмаган җылыткычлар куллану; ут белән саксыз эш итү; мич белән җылыту кагыйдәләрен үтәмәү; яшен сугу.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, әлеге сәбәпләрнең һәркайсы артында гади генә кагыйдәләрне санга сукмау һәм җавапсыз караш ята. Еллар буе тырышып эшләп, йорт һәм каралты-куралар төзү, көнкүрешне җайга салу – һәм боларның барысы да санаулы минутлар эчендә көлгә әйләнергә мөмкин.
Коткаручылар хисабындагы иң гыйбрәтле мәгълүмат янгын чыгу сәбәпләренә түгел, ә аның нәтиҗәләренә кагыла. Янгында зыян күргән 13 объектның нибары өчесе генә иминиятләштерелгән булган. Бу нибары 23 проценты гына. Калган 77 процент очрагында янгыннан зыян күрүчеләр бүгенге көндә үз бәла-казалары белән ялгызы калганнар.
– Әйдәгез, исәпләп карыйк. Районда торак йортның уртача бәясе 3–5 миллион сум тәшкил итә. Мунча, гараж, каралты-куралар, җиһазлар, көнкүреш техникасы, кием-салым – тагын бер миллион ярымнан ике миллион сумга кадәр. Нәтиҗәдә, якынча 6–7 миллион сумлык шәхси тупланма көлгә әйләнергә мөмкин, – дип билгеләп үтә дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре.
Күпләр әле дә иминиятләштерүне акчаны бушка сарыф итү дип саный. Әмма иминият полисы – чыгым түгел. Ул супермаркетка бер тапкыр бару бәясенә күңел тынычлыгы сатып алу дигән сүз.

Янгын чыккан очракта иминиятләштерү нәрсә бирә?
Иминият компаниясе килешүдә күрсәтелгән вакытларда акча түли. Бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнән аермалы буларак, иминият түләве подрядчы ялларга, төзелеш материалларын базар бәяләре буенча сатып алырга һәм йортны яңадан торгызырга мөмкинлек бирә. Ягъни вакытлыча гына ямау түгел, ә торакны яңадан төзү мөмкинлеге тудыра.
Иминият полисы йортның стеналарын гына түгел, аның эчендәге әйберләрне дә: җиһазларны, көнкүреш техникасын һәм шәхси әйберләрне дә саклый.
Әгәр янгын сезнең гаеп белән килеп чыкса (электр үткәргечләрдә кыска ялганыш булса яки мунчадан очкан очкын ут-күз чыгарса) һәм ялкын күрше йортка таралса, иминият компаниясе күршеләргә китерелгән зыянны да каплаячак.
Төтен исе таралганчы, бүгенге көндә нишләргә?
Мөлкәтегезне барлагыз. Блокнот алып, йортны йөреп чыгыгыз. Стеналарның, эчке бизәлешнең, җиһазларның һәм башка күчемле мөлкәтнең бәясен исәпләп чыгарыгыз.
Ышанычлы иминият компаниясен сайлагыз. Россия Банкы сайтында компаниянең лицензиясе булуын тикшерегез. Иң арзан иминият полисы артыннан кумагыз – бәя белән шартлар арасындагы балансны эзләгез. Мөлкәтегезне фотога төшерегез. Йортның тышкы ягын һәм эчке бүлмәләрен җентекләп фотога төшерегез, кыйммәтле техникага алынган чекларны саклагыз. Бу зыянны каплау мәсьәләсен хәл итүне күпкә тизләтәчәк.
Иминият полисын рәсмиләштерегез. Бүгенге көндә моны теләсә кайсы иминият компаниясе сайтында яки банк кушымтасында 15 минут эчендә эшләргә мөмкин.
– Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез: мичләрнең торышын күзәтегез, розеткаларга артык күп электр приборлары тоташтырмагыз, караватта тәмәке тартмагыз. Һәр бүлмәгә автоном янгын хәбәриткеч урнаштырыгыз. Ул бик арзан тора, әмма төнлә янгын чыккан очракта, секундлар хәлиткеч булган мизгелдә, сезне уятачак.
Ләкин шунысын онытмагыз: хәтта иң катгый тәртип тә тулысынча иминлекне гарантияләми. Ут өйгә керергә рөхсәт сорап тормый. Янгын чыккан очракта тормышны яңадан башлау өчен бүгеннән үк кирәкле акчагыз булу турында кайгыртыгыз, – дип мөрәҗәгать итә районда яшәүчеләргә дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре.
Нет комментариев