Янгын зур зыян сала
Тәтеш районында агымдагы елның 1 апреленнән 31 маена кадәр торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык узачак.
(Тәтеш, 9 апрель, “Тәтеш таңнары”).
“Әгәр кирәкле дип санасагыз, халыкны корыган язгы үләннәрнең куркыныч булуы турында газета кысаларында кисәтегез әле, зинһар...” – дигән сүзләрдән башлана өстәмә белем бирү үзәгенең экология буенча методисты Любовь Гарнизовадан килгән хат.
“Күпләр алар туфракны минераль ашламалар (көл) белән баета, бөҗәк-корткычлар белән көрәштә ярдәм итә дип уйлыйлар (моның белән беррәттән алар “зарарлылар” белән бергә шактый файдалысы да, шулай ук туфрактагы микроорганизмнарның бәяләп бетергесез байлыгы да янганлыгын аңламыйлар) – дип яза Любовь Дмитриевна. – Янгыннардан килгән зыян зур. Тирә-юньдәге һава пычрана, балык үрчү урыннары, кош оялары, имезүчеләрнең яшәү урыны, туфрак һәм хайваннар дөньясы өчен азык базасы юкка чыга. Туфракның уңдырышлы катламының үзлекләре начарая, ярым буш зонадагы болай да ярлы туфрак шартларында авыл хуҗалыгы культураларын үстерүгә тискәре йогынты ясый. Аучылык җирләренә зур зыян китерелә, бигрәк тә хайваннарның үрчү һәм күченү вакытында. Кыргый һәм йорт хайваннары һәлак була. Янгыннан зыян күргән урман – андагы корткычлар өчен табыш. Янгыннар барыннан да бигрәк кешеләрнең эшчәнлек нәтиҗәсе. Ни аяныч, һәркем дә табигатьне саклауның мөһимлеген һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеге өчен куркыныч булуын аңламый”.
Тәтеш районында агымдагы елның 1 апреленнән 31 маена кадәр торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык узачак.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев