Янгында кешенең гомере өзелгән
Тәтеш районындагы торак секторда янгыннар белән хәл һаман да киеренке булып кала бирә.
Кичә, 20 апрельдә, 23 сәгать 39 минутта 133нче янгын-коткару частенең элемтә пунктына Тәтеш шәһәренең Воробьев урамындагы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Янгын нәтиҗәсендә шәхси торак йорт тулысынча янып беткән. Аны тикшергән вакытта ут телләре верандадан кабынып китүе ачыкланган. Янгын нәтиҗәсендә йорт хуҗасы - 1975 елгы ир-атның гомере өзелгән. Башлангыч фаразлау буенча, янгынның сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык.
– 2026 ел башыннан Тәтеш районында дүрт янгын чыкты. Шуның икесе, тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү аркасында, фаҗигале нәтиҗәләргә китерде: 30 гыйнварда Иоково авылында бер кеше һәлак булды, 20 апрельдә Тәтештә дә шундый ук фаҗига булды. Тагын ике янгын Татар Бидәңгесе һәм Монастырский авылларында электр җайланмаларының төзексезлеге аркасында килеп чыкты, – дип хәбәр итәләр Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика районара бүлеге хезмәткәрләре. – Беренче карашка гади генә булып күренгән куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу күпчелек очракта янгын чыгуга сәбәпче була. Бу арыган хәлдә яки алкоголь тәэсирендә тәмәке тарту, төзексез электр җайланмалары, күзәтүсез калдырылган җылыткычлар, бер розеткага күп җайланма тоташтырып электр челтәренә артык йөкләнеш ясау.

Ведомство вәкилләре халыкны бик игътибарлы булырга чакыра һәм гади кагыйдәләрне үтәү гомерне саклап кала алуын искә төшерә.
Янгын чыгуын күрсәгез, кичекмәстән 112 яки 101 телефонына шалтыратыгыз.
Фотоны Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика районара бүлеге хезмәткәрләре тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев