Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иделдән Култыкка кадәр: Татарстан Оман йөрәгендә

Оман Солтанлыгы башкаласы Маскат шәһәрендә өченче Халыкара бердәмлек фестивале узды.

Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендәге инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Мәдәният министрлыгы форумда “Иделдән Култыкка кадәр” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте.

Гарәп ярымутравының көнь­як-көнчыгышында урнашкан әле­ге дәүләткә Татарстан делега­ция­се составында  “Истоки” фонды директоры, “Колос” агро­фирмасы һәм “Р. Г. Сафиуллова” КФХ җитәк­чесе Рима Сафиуллова да барды.

“Иделдән Култыкка кадәр” күргәзмәсе цивилизацияләр арасындагы чын күпергә әве­релде, ул Оман тамашачыларына татар халкының күп гасырлык мирасына кагылу мөмкинлеген бирде.

Бу проектны гамәлгә ашыру­да ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтен­дөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең берен­че урынбасары Данис Шаки­ров төп роль уйный. Аның стратегик карашы һәм үз эше­нә бирелгәнлеге нәтиҗәсендә, экспонатлар гына күрсәтелеп калмыйча, Татарстанның җанлы, күпкырлы һәм тирән мәгънәле образы да тудырылган. Киемнәр сайлаудан башлап музыкаль бизәлешкә кадәрге һәр нәрсә, мәдәниятебезгә булган ихлас мәхәббәтне чагылдырып, җен­текләп уйланылган.

– Илебез Президенты Вла­димир Владимирович Путин Указы нигезендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миң­неханов “Россия – Ислам дөнь­ясы” стратегик караш төркеме рәисе итеп билгеләнде. Бу эшчәнлек кысаларында без Оман Солтанлыгында Татарстаныбыз­ны Бөтендөнья татар конгрес­сы оештырган күргәзмәдә дә, милли аш-суларыбыз һәм иҗат төркемебезнең сәхнә ком­по­зи­цияләре аша да тәкъдим итәбез, – дип уртаклашты Данис Фәнис улы.

 “Истоки” фонды директоры һәм “Интернациональ хатын-кызлар берлеге” ТИО вице-пре­зиденты Рима Сафиуллова  чара­га үзенчәлекле төсмер өстәде. Аның өчен күргәзмәдә катнашу – дөньяга гомуми мә­дәни байлыкны гына түгел, ә Татарстан җиренең үзенчәлекле нәтиҗәләрен күрсәтү мөмкин­леге дә булды.

Күргәзмәдә махсус серти­фи­кация үткән “Рима” сортлы бодайдан пешерелгән уникаль әйберләр тәкъдим ителде. Әлеге милли ризык­лар – традицияләргә хөрмәт кенә түгел, ә туган җир белән тирән бәйләнеш, Татарстанның сыйфаты һәм чын татлылык символы, шулай ук уңышлы хатын-кыз эшмәкәр­легенең  үрнәге булып тора.

Рима Гомәр кызы үз коман­дасы белән Оманга татар аш-суының чын байлыгын: тәмле чәк-чәк, бәлешләр һәм башка сыйлар алып барды. Бу ризыклар күргәз­мә­не бизәп кенә калмыйча, аны кунакчыл татар йортына да әверелдерде.

Гала-концерт чараның иң ма­тур бизәге булды. Кичә Россия Федерациясенең Оман Солтан­лыгындагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Олег Левинның сәламләү сүзләре бе­лән ачылды. Ул мондый гу­ма­нитар инициативаларның дәү­ләт дәрәҗәсендәге әһәмиятен ассызыклады.

Тамашачылар Данис Шакиров­ның Татарстанны мәдәниятләр арасындагы җанлы күпер бу­ларак тасвирлаган чыгышын зур игъ­тибар белән тыңладылар.
Татарстан артистлары кичә­нең чын геройлары булдылар. Алар­ның чыгышы – моңлы халык көйләреннән башлап дәртле бию­ләргә кадәр – Оман халкында зур хис-тойгылар уятты.

– Бу сәфәр чын мәдәниятнең чикләр белмәвен тагын бер кат исбатлады, – дигән нәтиҗә ясады Рима Сафиуллова. – Дөньяга ачык күңел белән, үз тамырларыңа мәхәббәт һәм башкаларга хөрмәт белән мөрәҗәгать иткәндә, озак елларга хезмәт итәчәк дуслык күперләре төзергә мөмкин. Без Татарстанны тәкъдим итеп кенә калмадык, без аның җаны белән бү­лештек. Һәм бу – башлангычы гына әле.

фотоларны Рима Сафиуллова тәкъдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев