Авыл хуҗалыгы тармагы өчен иң җаваплы чорларның берсе булган урып-җыю эшләре бара. Бу көннәрдә басу-кырларда хезмәт куючы механизаторларның фидакарь хезмәте, төгәллеге һәм тырышлыгы аеруча зур әһәмияткә ия.
Әлеге уңайдан Байраш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “И. Р. Заһидуллин” КФХ кырларында эшләүче игенчеләр белән очрашу үткәрде.
– Табигать шартлары уңай килеп, матур көннәр торган чакта авыл хуҗалыгы елының нәтиҗәләре хәл ителә. Бу вакытта кырларда эшләүче техниканың өзлексез һәм нәтиҗәле эшләвен тәэмин итүче механизаторларга игътибар күрсәтү, аларның хезмәтен бәяләү бик мөһим, – дип билгеләп үтте Ләйсән Ильясова.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре кыска технологик тәнәфес вакытында механизаторлар белән аралашып, аларның эш барышы белән таныштылар, көнне-төнгә ялгап хезмәт куючы аграрийларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
– Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең тырышлыгы һәм фидакарьлеге һәрчак хөрмәткә лаек. Аларның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә икмәк үстерелә, авылларның тормышы дәвам итә, – дип билгеләп үттеләр очрашуда катнашучылар.
Мондый очрашулар хезмәт кешесенә булган хөрмәтне арттыра, авыл хезмәтчәннәренә рухи көч һәм күтәренке кәеф өсти.
Ләйсән Ильясова фотосы
Нет комментариев