Реклама
Җәмгыять
Җиңгән өчен ике билет
Гашыйк булган һәркем бик тиздән иң күңелле бәйрәмне билгеләп үтәчәк.
Изге Валентина көне якынлашканда район гәҗите редакциясе "Яңа гасыр" мәдәни-күңел ачу үзәге белән бергәләп "Мәхәббәт һәркемдә була" дигән фотобәйге үткәрә.
Анда катнашу өчен кирәк:
1. Гашыйк булгант парлар сурәтләнгән фоторәсем җибәрергә.
2. Танышуның кыскача гаҗәеп бер тарихын язарга.
3. Вконтакте социаль челтәрендә "Авангард" в ТЕТЮШАХ: максимум информации һәм "Яңа гасыр" мәдәни-күңел ачу үзәге" группаларының подписчигы булырга тиеш.
Фоторәсемнән тыш, текстка да бәя куелачак, шуңа күрә дә катнашучыларга моңа иҗади якын килергә киңәш итәбез.
Эшләр 1сеннән 11 февральгә кадәр кабул ителә.
Жюри, аның составына редакция, мәдәни-күңел ачу вәкилләре һәм район гәҗитен укучы өч кеше керә, "Гаҗәеп пар" номинациясендә иң яхшы бәйге эшен билгеләячәк. Җиңүче "Яңа гасыр" мәдәни-күңел ачу үзәгеннән "Гуляй, Вася!" дип исемләнгән романтик комедия премьерасына ике билет алачак.
Жюри әгъзалары белән беррәттән, сезнең һәркайсыгыз 12 февральгә кадәр "Тәтеш таңнары" сайтында үзегезгә ошаган парга тавыш бирә ала. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәсендә "Киң танылган пар" номинациясендә җиңүче билгеләнәчәк. Аны редакциядән татлы приз көтә.
Эшләрне tetucһ _awangard@rambler.ru электрон адресына җибәрегез.
Җиңүчеләр 13 февральдә, Гашыйклар көне алдыннан, игълан ителәчәк.
Үзегезнең мәхәббәт тарихын сөйләргә ашыгыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев