Икмәк турында язылган мәкальләр һәм әйтемнәр шактый, әмма аның өстәлләребезгә ничек килеп ирешүе хакында сирәк уйлыйбыз.
Иң мөһим юлларның берсе - икмәк пешерүчеләрнең кайгыртучан куллары.Язгы саф һавага яңа пешкән камырның хуш исе тарала, складка капчыкларга тыгызлап тутырылган он төягән машина килә - тәтешлеләр сәгать уннарда ук инде яңа пешкән ипи, күмәч сатып алсын өчен, икмәк комбинатында иртә таңнан ук эш кайный.
"Икмәк" кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Наталья Участкина озатып йөрүендә бригадир Наталья Иванова, савытларга урнаштыручы Наталья Чилибьева һәм камыр куючы Ирина Епифанова хезмәт куя торган 4нче бригада белән якыннан танышыр өчен производствога юл алабыз. "Башкаручаннар һәм җаваплылар. Яңа төр азык-төлекне пешерүне беренчеләрдән булып нәкъ тә менә аларга ышанып тапшырабыз", - дип тасвирлый җитәкче хатын-кызларны.
Пасха алдыннан аларның төрле рәвештәге куличлар ясаган чакларына туры килдек, бу вакытта ул иң сорап алына торган ризыкларның берсе. Әмма бу продукциянең тулы исемлеге түгел әле: аңа өсте кисеп ясалган батоннар, күмәчләр, ипинең яңа сортлары һәм башка камыр ашамлыклары да өстәлә.
Икмәк пешерүчеләрнең куллары-кулга йокмый, батоннар заманча мичләргә озатыла һәм өсләре алланып тәмле булып пешә. Хатын-кызлар төгәл һәм бердәм эшлиләр - бер-берләрен сүзсез дә аңлыйлар. "Беребез уйлап таба, икенчебез инде ясый", - диләр алар. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки вакытның күп өлешен бергәләп уздырырга туры килә.
Өч бала әнисе Наталья Иванова икмәк комбинатында 2009 елдан бирле эшли, аның адашы Наталья Чилибьева - унбиш ел, ә Ирина Епифанованың тормышы предприятие белән 1983 елда ук бәйләнгән. Яхшы нәтиҗәләргә ирешүнең иң төп нигезләренең берсе - үзеңне контрольдә тоту, әгәр бер генә ингредиент белән ялгышлык китсә дә, икмәк-булка әйберләренең бөтен партиясе юкка чыгачак.
"Безнең дә, теләсә нинди хуҗабикә кебек үк, ризыкларны мактаганга һәркайсыбызның күңеле була. Шуның өчен эшлибез дә инде", - диләр икмәк пешерүчеләр күмәкләшеп.
Икмәк пешерү зур хезмәт таләп итә.
Иртәнге сәгать өчтә бригада эшкә керешә: ризыкларның күләменә карап никадәрле камыр куярга кирәклеген исәплиләр, савытларны майлыйлар, мичләрне кыздыралар... Һәм бөтен җирдә диярлек кул хезмәте, ә бу икмәк пешерүчеләрнең һәркайсының ризыкны күңел җылысын салып әзерләве турында сөйли. Шуңа күрә икмәк аеруча да тәмле була!
Тәтеш икмәк комбинаты тәүлеккә уртача 1400 арыш, ике меңгә якын ак ипи, меңнән артык күмәч ризыклары пешерә.
Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы)
Нет комментариев