Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ил-көнгә, тормышыбызга иминлек теләп

“Барс” спорт-сәла­мәт­лән­дерү комплексында Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов тарафыннан ифтар уздырылды.

(Тәтеш, 29 апрель, “Тәтеш таңнары”).

Анда Тәтеш рай­оны, Казан, Ульяновски һәм башка төбәкләрдән килгән дин әһелләре, төрле тармакларда хезмәт куючылар, мәхәлләгә йөрүчеләр катнашты.

Ифтарда район башлыгы Рәмис Сафиуллов җы­е­лучыларга ихлас күңел­дән сәламәтлек һәм иминлек теләп мөрәҗәгать итте.

Ил-көн тынычлыгы, тормышыбызга иминлек теләп аятьләр укылды, рай­онның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлет­динов Рамазан ае хакында вәгазьләр сөйләде, азан яңгырады һәм җәмәгать намазы укылды. 

Чара барышында эшкуар Нияз Гайнетдинов халык­лар һәм диннәр арасында тынычлыкны ныгытуга, ислам нигезләрен үстерүгә керткән өлеше өчен ТР мөселманнары Диния нә­зарәтенең “Бердәмлек” медале белән бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев