Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иман байлыгы артсын

Узган атна якшәмбесендә шәһәр һәм районыбыз мәчетләрендә Ураза гаетләре укылды.

Быел ул аеруча да иртә башланды. Сәгать дүртенче яртыда инде халык бәйрәмчә, матур итеп киенеп Аллаһ йортларына ашыкты. Мөселманнар беренче булып, бер-берләрен Ураза гаете белән тәбрикләделәр һәм үзләренең изге теләкләрен ирештерделәр.
Елдагыча Тәтештәге Үзәк һәм "Кад­рия" мәчетләре үзләренә бик күп шәһәрлеләрне һәм кунакларны җый­ды. Ураза бәйрәмен имам-мөхтәсиб Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов ачып җибәрде. "Тоткан уразаларыбыз һәм укылган Коръән аятьләребез ихлас булсын, тормышыбызны якты нурларга күмсен. Бу айда изге гамәлләр шактый башкарылды. Шөкер, мәчетләребездә ифтар мәҗлесләре уздырылды. Барлык мөселман халкын шәхсән үземнән һәм ТР Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән тәбрик итәм. Киләсе уразаларны шатлыкта каршыларга һәм тотарга насыйп әйләсен. Мәчетләребезнең ишекләре һәрвакыт ачык, килегез, намазларга йөрегез. Шулай итеп күңелләребезне чистартыйк, зур сынаулар килгәндә генә түгел, шатлыкта да Раббыбызны искә алып, фарыз гамәлләрне үтәп яшик", - диде ул.
Ураза бәйрәме үтемле вәгазьләр белән дәвам итте. Аннары гает намазы укылды. Ходай каршында тәкъбир әйтеп, догалар кылынды.
"Авыл мәчетләрендә дә халык шактый булды. Олылар да, яшьләр дә килде, гает бәйрәмендә катнашыр өчен читтән дә якташлар кайтты. Халыкның йолаларны, гореф-гадәтләрне, дини бәйрәмнәрне хөрмәт итүе сөендерә", - диделәр авыл имамнары ихлас итеп.
Аллаһ йортлары иман байлыгын арттырсын, күңел дәфтәрләребезгә изге гамәлләребез генә язылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X