Тәтешнең гражданнарны яклау көллиятендә “Коткару эшләре” төренең “Ворлдскиллс” стандартлары буенча (эшче һөнәрләр чемпионаты) имтиханнар тапшырыла.
(Тәтеш, 31 март, «Тәтеш таңнары»). Без “Коткару эшләре” төре буенча имтиханда булдык. Билет урынына биредә – җайланмалар белән эш мәйданчыгы, теория урынына – модельләштерелгән производство торышы, имтихан алучылар ролендә – бәйсез экспертлар.
– Безнең көллияттә мондый төрдә имтиханнар тапшыру дүртенче ел инде гамәлдә, – ди баш эксперт, хезмәттәге коткаручы, көллият укытучысы Александр Мерзлов. – “Коткару эшләре” төре буенча бу юлы 49 кеше имтихан тапшыра. Ул безнең студентларның гамәли биремнәрне һәм күнекмәләрне үти белү дәрәҗәсен билгели.
Биремнәрнең модульләре янгын сүндерү белән бәйле эзләү-коткару һәм һәлакәт-коткару эшләреннән, альпинистлык, беренче ярдәм күрсәтүдән тора. 402нче төркемнән Мария Самсонова “лабиринт” тренажерында биремне уңышлы узды.
– Әзерләнеп, практика үтсәк тә, имтихан тапшырганда дулкынлану, ялгышу куркынычы биләп ала, – диде чыгарылыш. – Көллиятне тәмамлаганнан соң, укуымны дәвам итәргә һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәткәре булырга ниятлим.
Мариянең хыялы көллиятнең күптән түгел генә тәмамлап чыккан чыгарылышлары Дмитрий Васин белән Евгений Мерзлов өчен тормышка ашкан, алар бүгенге имтиханда экспертлар булып торалар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итәләр. Үз максатыңа үҗәтләнеп омтылсаң, аңа һичшиксез ирешәчәксең.
Бу көнне күрсәтмә имтиханнарны “Янгын куркынычсызлыгы” төре буенча чыгарылыш курс студентлары тапшыра, чиратта – “Физик культура, спорт һәм фитнес”. Имтихан тапшырган студентлар, гадәти дипломнан тыш компетенцияләр паспорты алачак, ә алар турындагы мәгълүматлар яшь һөнәр ияләренең мәгълүматлар базасына кертеләчәк.
Нет комментариев