Эш табу – чынбарлык
Тәтештә Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсе узды.
Бу юлы эш урыннарын халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге, ветеринария оешмасы, гражданнарны яклау көллияте, “Икмәк” ССПК, үзәк район хастаханәсе, “Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе, кредит оешмаларының берсе, шәһәрнең төзекләндерү коммуналь хезмәте һәм башка оешмалар тәкъдим итте.
ТРның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тәтеш районы бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Илнара Участкина килүчеләргә интернет-ресурслар, шул исәптән бердәм цифрлы платформа аркылы эш эзләү мөмкинлекләре турында сөйләде.
– “Кадрлар” илкүләм проекты кысаларында “Россиядә эш” порталында сез эштән аерылмыйча өстәмә белем ала аласыз, көндезге яки читтән торып уку төрен сайлау мөмкинлеге бар. Бу юнәлештә тәҗрибә дә бар инде, әлеге мөмкинлектән үзәк район хастаханәсе, гражданнарны яклау көллияте хезмәткәрләре файдаланды. Уку бушлай, әгәр кеше эшләми икән, ул безнең белән һәм киләчәктә эшкә урнашачак оешма белән килешү төзи. Без шулай ук Казанга, Яр Чаллыга барып уку буенча да килешүләр төзедек, теләүчеләр булса, шат булачакбыз. Тәтештә теләге булучыларга тырнак ясау дизайны буенча укырга тәкъдим итәбез, бу очракта үзмәшгуль буларак теркәлергә мөмкин. Шулай ук эшсезләрне иҗтимагый эшләргә чакырабыз. Эшчәнлегебезнең аерым юнәлеше – махсус хәрби операциядә катнашканнарны эшкә урнаштыру. Хәзерге вакытта бездә ике кеше эшсез буларак исәпкә басты. Алар социаль яклау органнары аркылы социаль контракт төзеделәр, шәхси эшмәкәрлек ачарга ниятлиләр. Безгә махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары да мөрәҗәгать итә ала, ярдәм итәргә тырышабыз. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен эш урыннары булдыру программасы бар, бу очракта финанслау каралган. Шулай ук әлеге категория өчен читтән торып эш юнәлешен ачарга планлаштырабыз, эш бирүчеләрдән тәкъдимнәр көтәбез. Район халкы өчен шәхси эшмәкәрлек ачу буенча яхшы тәҗрибә тупланды, – дип хәбәр итте мәшгульлек хезмәте бүлеге хезмәткәрләре.
Тәтешлеләр тәкъдим ителгән вакансияләр белән таныштылар, предприятие вәкилләренә кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Шәһәрле Светлана узган ел ахырында штат кыскартылу сәбәпле эштән азат ителүе, яңа эш урыны эзләве хакында сөйләде. Бу мәсьәләдә аңа мәшгульлек хезмәте ярдәм иткән – аны үзәк район хастаханәсенә эшкә урнаштырган. Аның мисалында эш эзләүчеләр эш табуның чынбарлык булуына инандылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев