30 октябрь – Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкына мөрәҗәгать итә:
– Бүген без гаделсез эзәрлекләүләр корбаны булган, курку һәм мохтаҗлык елларын кичергән, батырлык һәм ныклык символы булып тарихка мәңгегә уелып калган кешеләрне искә алабыз.
Ул еллардагы вакыйгалар – барлык чорлар өчен дә кисәтү, бернинди сәяси максатларның да кеше гомере кыйммәтеннән өстен була алмавын, нинди генә изге ниятләрнең дә ватандашларга карата террорны аклый алмавын искәртүче кискен сабак.
Без илебез тарихының героик та, фаҗигале дә сәхифәләрен белергә һәм истә тотарга тиеш. Ул еллардагы вакыйгалар турындагы хәтерне кадерләп саклаганда гына, без һәм киләчәк буыннар Россия тарихыннан сабак алып, бу куркыныч хаталарның беркайчан да кабатланмавына ирешә алачакбыз.
Сәяси репрессияләрне кичергән тәтешлеләргә нык сәламәтлек һәм озын гомер, ә районның барлык халкына үзара хөрмәт, тынычлык һәм татулык телим.
Нет комментариев