Ул «Иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» III район смотр-конкурсы кысаларында узган.
Кече Әтрәч авылы мәдәният йортында «Әнинең җылы кочагы» дигән концерт программасын нәкъ менә әниләргә багышлаганнар.
Ул «Иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» III район смотр-конкурсы кысаларында узган. Бәйрәм рухы кунакларны урамнан ук каршы алган: мәдәният йорты каршында гармуны моңы яңгыраган, ә сый тулы өстәлләр авылның кунакчыллыгы билгесе булган. Сәхнәдә «Сөмбелә» вокаль ансамбле һәм авылның үзешчән артистлары чыгыш ясаган. Җырлар, биюләр, шигырьләр һәм сәхнә композицияләре иң якын кешене - әнине, аның кайгыртучанлыгын һәм бала белән гомерлеккә кала торган үзенчәлекле бәйләнешне хәтерләткән. Зал артистларга җылы алкышлар белән җавап биргән. Ә финалда тамашачылар ихласлык һәм бүләк ителгән хисләр өчен рәхмәт белдерү йөзеннән басып кул чапканнар!
Нет комментариев