Алдакчылар Татарстан пенсионерларына цифрлы сумга күчүдән баш тартырга тәкъдим итәләр.
Татарстанда алдакчыларның пенсионерларга банк хезмәткәрләре буларак пенсияләрне мәҗбүри цифрлы валютага конвертацияләү турында хәбәр итеп шалтырату очраклары ешайды.
РСФның Татарстан Республикасы бүлеге искә төшерә: пенсияләр цифрлы сумнарга мәҗбүри күчерелми, ә түләүләрне китерү ысулы пенсионерның үзенең гаризасы буенча гына үзгәртелә.
– Алдакчылар шәһәр һәм мобиль номерларга шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыралар. Алар, өлкән яшьтәге кешеләрне ышандыру өчен, цифрлы сумга күчүдән баш тартмаган очракта пенсия автомат рәвештә цифрлы сумнарда исәпләнәчәк дип куркытып басым ясыйлар. Ялган процедураны рәсмиләштерү өчен аферистлар пенсионердан СМС-хәбәрдән килгән тикшерү кодын әйтүләрен таләп итәләр. Акчаны ничек алырга һәм сакларга дигән карарны бары тик гражданин үзе кабул итә. Пенсияләр элеккечә кеше сайлаган ысул белән банк счетына күчерелә яки почта бүлекләре аша бирелә. Пенсионерның гаризасыннан башка акчаны китерү ысулын беркем дә үзгәртә алмый.
Социаль фонд хезмәткәрләре гражданнарга шәхси хәбәрләр язмыйлар һәм ярдәм чараларын рәсмиләштерү тәкъдимнәре белән шалтыратмыйлар. Алар “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан парольләр, СМС-хәбәр кодлары һәм банк карталары номерларын сорамыйлар. Андый эчтәлектәге шалтыратулар булган очракта, сөйләшүне шунда ук туктатырга, элемтәне өзәргә кирәк, – дип киңәш итә РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.
Түләүләр турында теләсә нинди мәгълүматны РСФ сайты, Социаль фондның социаль челтәрләрдәге һәм МАКС мессенджерындагы рәсми аккаунтлары кебек рәсми чыганаклар аша гына тикшерергә, 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтыратып, шулай ук РСФның ТР буенча клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекләренә яки күпфункцияле үзәк офисларына шәхсән мөрәҗәгать итеп белешергә мөмкин.

Нет комментариев