“Муравей” дәүләт кеременә конфискацияләнгән
Җәмгыять

“Муравей” дәүләт кеременә конфискацияләнгән

Тәтеш районында яшәүче 1965 елгы ир-ат исерек хәлдә транспорт йөртүдә хокукны бозганга билгеләгән җәзаны үтәгәннән соң, бер ел да узмаган килеш кабат шундый ук хокук бозган өчен хөкемгә тартылган.

Ир-атны ЮХИДИ хезмәткәрләре беренче тапкыр 2025 елның җәендә туктаткан. Ул исерек хәлдә, транспорт белән идарә итү хокукы булмаган килеш, руль артына утырган булган. Ул вакытта суд аңа 10 тәүлеккә административ арест билгеләгән. Ир-ат әлеге җәзаны 2025 елның 26 июнендә үтәп чыккан.

Ләкин бу сабак тиешле нәтиҗә бирмәгән. 2026 елның 17 маенда ир-ат исерек хәлдә кабат руль артына утырган һәм үзенең “Муравей” транспортында туган авылы урамнары буйлап хәрәкәт иткән. Аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан.

“Муравей” транспорты. фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән

Хокук бозучы урында ук махсус техник җайланма ярдәмендә исереклеккә тикшерү узудан баш тарткан. Шуңа күрә аны Тәтеш үзәк район хастаханәсенә медицина тикшерүенә җибәргәннәр. Тикшерү нәтиҗәләре аның исерек хәлдә булуын раслаган.

–  Суд утырышында ир-ат үзенең гаебен таныды. Җинаять кылу факты эш буенча җыелган башка дәлилләр белән дә исбатланды. Суд гаеплегә 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде, шулай ук ике елга транспорт белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итте. “Муравей” транспорты дәүләт кеременә конфискацияләнде, – дип хәбәр итә Тәтеш прокуратурасы хезмәткәрләре.

Шундый кырыс җәза – хокук бозуның гражданин инде административ җәзага дучар ителгән дип саналган чорда кылган гамәлнең нәтиҗәсе, ә әлеге маддә исерек хәлдә транспорт белән кабат идарә итү өчен җинаять җаваплылыгын күз уңында тота.  Исегезгә төшерәбез: РФ административ хокук бозу Кодексының 4.6нчы маддәсе нигезендә, зат суд карары законлы көченә кергән көннән алып, аны үтәү тәмамланган көннән соң бер ел узганчы административ җәзага тартылган дип санала.


Нет комментариев