Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Имтиханнарга әзерләнү – команда эше

Дәүләт йомгаклау аттестациясе башланырга санаулы атналар калып бара.

Район башкарма коми­тетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кирилина укучыларны нинди яңалыклар көтүе һәм нинди фәннәр аеруча киң танылган булуы турында сөйләде.

– Гөлнара Фәритовна, имтихан кампаниясе башланырга инде бик аз вакыт калды. Оештыручылар һәм укытучыларның әзерлеге ничегрәк?
– Безнең өчен дәүләт йомгак­лау аттестациясенә әзерлек – ул ел дәвамында туктамыйча барган комплекслы хезмәт. Без үз алдыбызга имтиханнарны үткәрүне генә түгел, ә һәр чыгарылыш укучысы өчен мөмкин кадәр уңайлы һәм гадел шартлар тудыру бурычын куябыз. Бу укытучыларның квалификациясен күтәрү дә, балаларга психологик ярдәм күрсәтү дә, имтихан уздыру пунктларын техник яктан җиһазлау да. Укытучылар, укучылар һәм ата-аналарның уртак тырышлыгы белән генә без уңышка ирешә алачакбыз.
– Быелгы төп даталарны әйтегез әле. Имтихан марафоны кайчан ­башланачак?
– 2026 елда дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп вакыты 28 майдан 25 июньгә кадәр узачак. Тәтеш районында сынауларны беренчеләрдән булып 9нчы сыйныф укучылары тапшырачак: 28 майда алар татар һәм чуваш телләре буенча имтихан бирәчәкләр. Быел туган телне 33 укучы сайлады, бу узган ел белән чагыштырганда бераз күбрәк.  Олы Тархан урта мәктәбеннән бер чыгарылыш укучысы профиль олимпиада җиңүчесе буларак, татар теле буенча төп дәүләт имтиханыннан азат ителде. Бу олимпиада хәрәкәтендә катнашуның абруй гына түгел, ә аттестация вакытында өстенлекләр бирүенең ачык мисалы.
– Быел барлыгы ничә чыгарылыш укучысы “финиш сызыгына” чыгачак?
– Районда төп дәүләт имтиханын 186 тугызынчы сыйныф укучысы тапшырачак (тагын 6 укучы дәүләт чыгарылыш имтиханы рәвешендә тапшыра). Бездә 11нче сыйныфларда 86 чыгарылыш укучысы бар, алар өчен имтихан кампаниясе 1 июньдә тарих, әдәбият һәм химия фәннәреннән башланачак. Аннары, 4 июньдә, мәҗбүри рус теле имтиханы узачак, ә 8 июньдә – математика имтиханы.
– Укучыларда быел кайсы сайлап алу фән­нәре өстенлектә? Өстен­лекләрдә нинди дә булса үзгәрешләр күзәтеләме?
– Тугызынчы сыйныф укучылары арасында лидерлар үзгәрешсез: биология, җәмгыять белеме һәм география. Шул ук вакытта биология, физика һәм химиядән имтихан бирүчеләр саны бераз кимеде, ләкин бу фәннәргә кызыксыну кимү белән түгел, фәкать мәктәпләрдәге укучылар саны гомуми кимү белән бәйле.
Ә менә 11нче сыйныфларда хәл башкача: без табигый-фәнни юнәлешкә кызыксынуның сизелерлек артуын күрәбез. Химияне сайлаучылар өлеше 8 процентка артты, биологияне – 6 процентка, информатиканы – 4 процентка. Бу сөендерә, чөнки ул укучыларның кирәкле технологик һәм медицина белгечлекләрен аңлап сайлаулары хакында сөйли.
– “Укуда аеруча уңышлар өчен” медале мәктәп укучысы өчен иң югары бүләк булып кала. Быел андыйларга кандидатлар күпме?
– Медальгә 17 чыгарылыш укучыбыз дәгъва кыла – бу 11нче сыйныф укучыларының гомуми санының якынча 20 проценты. Искәртеп үтәм: медалист статусын БДИ баллары белән расларга кирәк. Алтын медаль өчен рус теле һәм тагын бер фәннән кимендә 70 балл җыю зарур, көмеш медаль өчен – кимендә 60 балл.
– Имтиханнар кайда узачак һәм иминлек ничек тәэмин ителгән?
– Районда бер – Тәтештәге 1нче урта мәктәп базасында имтихан уздыру пункты эшләячәк. Пункт тулысынча әзер: онлайн һәм офлайн режимда эшләүче видеокүзәтү сис­темалары урнаштырылган, металл эзләгечләр бар. Май аенда без Татарстан Рес­публикасының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментыннан әзерлекнең йомгаклау тикшерүен көтәбез. Ел дәвамында без берничә тикшерү һәм аны бәяләү үткәрдек. Мартта имтихан материалларын турыдан-туры аудиторияләрдә бастыру сис­темасын тикшердек, ә апрельдә җәмгыять белеме һәм физика имтиханнарында технологик барышны гамәлдә сынап карадык.
– Имтиханнарга әзер­лек һәрвакыт стресс белән бәйле. Кие­ренкелекне киме­тү өчен балалар һәм ата-аналар белән нинди эш алып барылды?
– Без чараларның тулы бер циклын үткәрдек. Бу муниципаль дәрәҗәдәге сынау тестлары да, ата-аналар белән күчмә очрашулар да, методик консультацияләр дә. 
Ә 25 мартта “Ата-аналар белән бергә тапшырабыз” акциясе кысаларында әти-әниләр үзләре дә парталар артына утырды. Өлкәннәр металл эзләгеч кысасыннан узудан алып бланклар тутыруга кадәр барлык эзлекле тәртипне узгач, балаларын яхшырак аңлый башлыйлар һәм дөрес психологик ярдәм күрсәтә алалар.
– Гөлнара Фәритовна, сынаулар алдыннан чыгарылыш укучыларына нинди теләкләр әйтер идегез?
– Иң мөһиме – үз көчләренә ышану. Имтихан – ул бары тик чираттагы этап кына, һәр укучы аны уңышлы үтә ала.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев