Ишегаллары үзгәрде
Тәтештә узган игелекле күршеләр фестивале кысаларында “Безнең ишегалды” республика программасын гамәлгә ашыруда актив катнашкан күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әлеге программа нәтиҗәсендә ишегалларында булган үзгәрешләр турында безгә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр сөйләде.

Наталья Трофимова:
– Безнең ун фатирлы йорт Горький урамы, 15нче йорт адресы буенча, шәһәр үзәгендә диярлек урнашкан. Без анда күченгәндә ишегалдындагы җир бөтенләй казылып беткән иде, чөнки бу территория буенча мәктәпкә дә, күрше 17нче йортка да, сәүдә ноктасына да бара торган күп төрле инженерлык коммуникациясе системалары үткәрелгән. Бездә гомуми йорт җыелышы узды, анда безгә нәрсә эшләргә җыенулары турында сөйләделәр, ә без үз сорауларыбызны әйттек. Без урам тротуарына чыгу мөмкинлеге булсын иде дип сорадык, шулай ук койма куелуын теләдек. Безгә игътибарлы мөнәсәбәт күрсәттеләр, урам якка бизәкләп эшләнгән капка ясап куйдылар. Республика программасы буенча ишегалдындагы юлларга асфальт җәелде, керү юллары ясалды, контейнерлар белән чүп җыю мәйданчыгы куелды һәм хәзер җыелган чүп-чарны алып китү өчен көн саен махсус машина килә. Шулай итеп, безнең ишегалды һәрвакытта чиста. Шулай ук подъезд янына эскәмия куйдылар. Хуҗабикәләр өчен хуҗалык-көнкүреш җайланмалары урнаштырдылар, анда керләр киптерергә, келәмнәрнең тузанын кагарга мөмкин, безгә бу уңайлы. Безнең ишегалды аша мәктәпкә килү капкасы янына асфальт җәелде, безнең белән күрше йортны асфальт юл ясап тоташтырдылар. Кыскасы, барысы да безнең йортта яшәүчеләргә һәм безгә килүчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнде.

Людмила Потапова:
– Сигез фатирлы йортыбыз – безнең Удельное Нечасовода бердәнбер ике катлы йорт. Анда мин 44 елдан бирле яшим. Йортның үзен төзекләндерсәләр дә, ишегалдында бернинди дә төзекләндерү булмады, өслеге гадәти җир иде.
Шуңа күрә көзен һәм язын яңгырдан соң пычрак иде, булдыра алганча, такта түшәдек. Без асфальт булсын дип хыялландык.
Хәзер инде безнең ишегалдын танып та булмый. Төзүчеләр җирне тигезләделәр, барлык кагыйдәләренә туры китереп, технологияне үтәп, брусчатка түшәделәр. Бездә өч подъезд, икесенең арасына эскәмия куйдылар. Машина йөртүчеләргә уңайлы булсын өчен асфальттан тукталыш ясадылар. Йортыбыз өчен махсус урам яктырткычы куйдылар, баганада ике фонарь, тәүлекнең караңгы вакытында көндезге кебек якты. Керләр элү өчен бер кырыйга киптергеч урнаштырдылар. Сабыйлар өчен тимердән эшләнгән ике таган бар. Авылдагы барлык бала-чага безнең ишегалдына җыела, ә аларның әти-әниләре, әбиләре эскәмияләрдә ял итә. Быел без ишегалдына чәчәк түтәлләре ясадык. Кыскасы, безнең авыл йорты шәһәрнекеннән бер дә ким түгел, барысы да киләләр, ничек матур һәм уңайлы булган дип гаҗәпләнәләр. Без, биредә яшәүчеләр, үзебезнең ишегалдының республика төзекләндерү программасына кертелүенә һәм хыялыбыз тормышка ашуына бик канәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев