Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исәп-хисап ясыйбыз

- Пенсия фонды балалар өчен нинди 200 сум акча бирә? - дип сорый тәтешле Наталья.

Без районның РПФ Идарәсе начальнигы Ирина Большаковадан аңлатма бирүен үтендек.
- Пенсия фонды беркемгә дә 200 сум бирми, ә яшь ярымга кадәр бала тәрбияләгән еллар өчен әлеге чорны балларда исәпләү юлы белән пенсия күләменә исәп-хисап ясый. Элегрәк ул 2015 елга кадәр хатын-кызның, хезмәттә булган, эш стажына кертелде, бу еллар хәзер стаж коэфициентын киметә, - диде Ирина Александровна.
- Мондый исәп-хисап файдалымы яисә юкмы?
- Исәп-хисап нәтиҗәләре буенча өстәмәләр берәүләргә 3 тиен, икенчеләргә 5 сум, өченчеләргә 200 сум тәшкил итәргә мөмкин. Күп кенә очракларда мондый исәп-хисап максатчан булмый, чөнки ул үзе артыннан пенсия күләмен киметүне җәлеп итә. Баллар буенча исәп-хисап ясаганда стаж кими, шул исәптән авылда эшләгән кебек, шулай ук махсус стаж (хезмәт елы буенча) да, ә вакытыннан алда пенсия алучылар стажны баллга алыштыру нәтиҗәсендә пенсиягә хокукны югалтырга мөмкиннәр, чөнки бу чор махсус стаждан төшеп кала. Нәкъ тә менә шуңа күрә дә исәп-хисапка гариза бары тик аның файдалы булуын тикшергәннән соң гына теркәлә. Бер һәм ике бала үстерүчеләргә, 2000-2001 еллар өчен хезмәт хакы 1,2 һәм югарырак булганда, аның табышлы булуы шикле.
- Гариза бирүнең вакыты ничегрәк?
- Гаризаны Идарәнең клиентлар хезмәтендә рәсмиләштерергә мөмкин. Үзең белән паспорт һәм балаларыңның туу турындагы таныклыгы кирәк.
- Әгәр пенсия 2015 елда һәм соңрак билгеләнгән булса, исәп-хисап ясаламы?
- Пенсия 2015 елда һәм аннан соң билгеләнүчеләргә исәп-хисап турында уйларга кирәкми. Аларга пенсия билгеләнгән вакытта ук аеруча да табышлы төре сайланылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев