Ит продуктлары куркынычсыз булырга тиеш
Җәмгыять

Ит продуктлары куркынычсыз булырга тиеш

Роспотребнадзор мәгъ­лү­матлары буенча, Россиядә трихинеллез белән чир­ләү ел саен 30дан 200 очракка кадәр теркәлә.

(Тәтеш, 17 июнь, "Тәтеш таңнары"). Әлеге хәл барыннан да бигрәк дуңгызларны күпләп суйганда һәм ит продуктларын әзер­ләгәндә, шулай ук кыргый җанварларга ау сезоны ачылган вакытта ачык­лана. Йорт хайваннары чирне суелган продуктларны, азык калдыкларын, терлек үләксәләрен ашаганда йоктыра.

Трихинеллез – гельминтозлы чир, ул зур булмаган күләмдәге нематода (түгәрәк кортлар) барлыкка китерә.

“Кеше трихинелла кортлары белән зарарланган ит һәм итле ашамлыкларны кулланганда аны йоктырырга мөмкин, – дип аңлата Тәтешнең ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәмис Гарипов. – Чир булганда бизгәк, мускуллар авырту күзәтелә, бу инвалидлыкка һәм хәтта үлемгә китерә”.
Базарларга, кибетләргә һәм җәмәгать туклануы урыннарына китерелә торган барлык ит мәҗ­бүри тәртиптә трихинеллоскопия (мускул тукымаларының  нәзек итеп кисеп микроскоптан карау) ысулы белән ветеринар-санитария тикшерүе уза һәм әгәр дә бер генә трихинелла барлыгы ачыкланса да, терлек ите юк ителә.

Районның баш ветеринария табибы тәтешлеләрне кисәтә: “Тиешсез сәүдә урыннарында билгесез затлардан ветеринар-санитария үткәрелү турында клеймасы яки таныклыгы булмаган ит әйберләрен, шулай ук иттән ясалган азык-төлекләрне сатып алмагыз. Ау вакытында тотылган итне ветеринар-санитария тикшерүе үткәрелмәгән килеш ­кулланмагыз”.


Нет комментариев