Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Изгеләр яшәгән урында (дәвамы)

“Шонгат – Алтын Урданың билгесез акча сугу урыны” дигән исемдәге фәнни хезмәттә үзәге Әтрәч булган Шонгатның бик зур мәйданны биләп торуы язылган. Әлеге зур хезмәтнең авторлары Әтрәч җирлегендә табылган 200дән артык тимер акчаны җентекләп өйрәнүләре турында 2003 елда Санкт-Петербургта булып үткән Бөтенроссия нумизматларының 11нче җыенында хәбәр иткәннәр”, – диде җирле тарихчы Мөнир Вәлиев, фәнни эшчәнлекләргә нигезләнеп.

 (Тәтеш, 18 июль, "Тәтеш таңнары",  Сания Сәмигуллина әңгәмәсе). 

“Шонгат – Алтын Урданың билгесез акча сугу урыны” дигән исемдәге фәнни хезмәттә үзәге Әтрәч булган Шонгатның  бик зур мәйданны биләп торуы язылган. Әлеге зур хезмәтнең авторлары Әтрәч җирлегендә табылган 200дән артык тимер акчаны җентекләп өйрәнүләре турында 2003 елда Санкт-Петербургта булып үткән Бөтенроссия нумизматларының 11нче җыенында хәбәр иткәннәр”, – диде җирле тарихчы Мөнир Вәлиев, фәнни эшчәнлекләргә нигезләнеп.  

“Төрле мәгълүматлар буенча, шундый дистәдән артык яңа урыннар табылып торганлыгы ачыкланган. Бу исемлеккә билгесез Шонгатның акча сугу үзәген дә кертергә мөмкин. Аның Идел Болгарстаны территориясендә булуы аеруча да кызыклы. Тирәнгәрәк кереп карасак, биредә дә төрле фикерләрне очратып була. 
Сүзебезне дәвам итеп, шуны әйтә алам, Шонгаты өсте, Кечеткәнлек чокырының бер тармагында чүлмәк кисәкләренең күпләп табылуы да моңа ачык дәлил.  Фән эшлек­леләре Тәтеш районында археологик тикшерү эшләре алып барганда үз фикерләрен белдерделәр. 1370 елда Хәсән ханны Мөхәммәт (Мәмәт-Солтан) алыштыра. 1380 елда дәүләт чикләренә Туктамыш хан килеп чыга, 1391 елда элеккеге Болгар кенәзлеге чикләренә Тимер (Тамерлан) гаскәрләре якынлаша.

Менә шушы җирлектә Әтрәч кенәзлеген Аксак Тимер җимергән дигән ялгыш фикер дә туган булса кирәк... Моны исбатлау кыен түгел. Елларны гына чагыштырып карарга кирәк. 1407 елда бу якларга әмир Идегәй килеп китә, бәлки “Идегәй” дастаны шуның тәэсирендә язылгандыр да, төгәл генә әйтеп булмый. Болгар һәм аның шәһәрләре турындагы соңгы язмалар 1431 елга карый. Төрле үзгәрешләрдән соң, Казан ­ханлыгы барлыкка килә”, – ди Мөнир Бәдретдин улы, тарихи чыганак­ларга таянып.   
Ахыры бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев