Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Җәмгыять

Камыр рецепты

Теләсә нинди эчлек туры килә.

Килдештән Любовь Игнать­ева үзенең ачы камыр кую рецепты белән уртак­лашты. Аңардан пирог­лар йомшак һәм тиз искерми торган була.
2 стакан җылы суда 50 грамм чүп­рә, 2 аш кашыгы шикәр комы һәм 3 аш кашыгы он болгатасың. Әлеге камырны 15 минутка җылы урынга куясың. Шуннан соң бер чәй кашыгы тоз, ярты стакан үсемлек мае, 4-5 стакан он өстәп, яхшылап басасың. Аннары савытны тастымал белән томалыйсың һәм яңадан җылы урынга урнаш­тырасың.
Камыр тиешенчә кабарып күтәрелгәч, аны куна тактасына төшерәсең дә азрак "ял иттереп" аласың һәм кисәкләргә бүләсең. Якыннарының пирогны нинди эчлек белән яратканын, һәрбер хуҗабикә үзе белә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев