Кайнар линиядән файдаланыгыз
Матди ярдәм үзәгендә шәхси кабул итү алдан язылу буенча үткәрелә.
(Тәтеш, 23 май, "Тәтеш таңнары"). Республиканың матди ярдәм үзәге (компенсация түләүләре) хәбәр иткәнчә, санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, 2020 елның 13 маеннан башлап үзәк бүлекчәләрендә гражданнарны шәхси кабул итү ТР дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелмәгән хезмәтләр буенча гына, һәм бары тик алдан язылу буенча гамәлгә ашырыла. Хезмәтләр исемлеге белән uslugi.tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин. РМЯҮ бүлекчәләренә гражданнарга битлек һәм перчаткаларда гына керү рөхсәт ителә.
Социаль ярдәм чаралары күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияне Тәтеш районындагы 39 санлы РМЯҮ бүлегенең кайнар линия телефоны 8(84373)2-62-33 буенча алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев