Җәмгыять

Кайсы җирлек яхшы?

Район башлыгы карары нигезендә "Иң яхшы авыл җирлеге - Тәтеш муниципаль районының иң төзекләндерелгән торак пункты-2018" бәйгесе игълан ителде.

Җирлекләр эше социаль, производство һәм мәдәният өчен билгеләнгән объектларны төзекләндерүдән, спорт һәм балалар мәйданчыклары, юллар, урамнар булу һәм аның торышын кертеп, 13 төр буенча бәяләнәчәк. Район башлыгы урынбасары Евгений Курков җитәкчелегендәге комиссия 25 декабрьдә нәтиҗә ясаячак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
Бәйгедә I урын алучы комиссия тарафыннан республика бәйгесендә катнашырга тәкъдим ителәчәк.

Нет комментариев