Чүпрәле районының Яңа Ишле авылында “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Чүпрәле һәм Тәтеш районнарыннан килгән җирле бүлекләре активистлары катнашында “Каз өмәсе” бәйрәме булып узды.
Аны “Ак калфак” җирле бүлеге рәисе Гөлфия Яфизова һәм Тәтеш бүлеге рәисе Рима Сафиуллова оештырды.
Бу вакыйга Рима Гомәр кызы өчен аеруча күңелгә үтеп керә торган булды – бәйрәм аның туган авылы Яңа Ишледә, ул туып-үскән йортта үтте. Ни аяныч, Рима Гомәр кызының әти-әнисе инде исән түгел.
– Әти-әнием миңа туган йортыбыз буш тормасын өчен аны сакларга һәм карап торырга васыять иттеләр. Бу бәйрәм – аларның теләген үтәү. Бу йортта, бүгенге кебек, һәрчак җыр һәм шатлыклы елмаю, күңелле тавышлар яңгырап торуы безнең өчен мөһим, – дип уртаклашты Рима Гомәр кызы.
“Каз өмәсе” – ул көз ахырында, бөтен гаилә һәм күршеләр җыелып, суелган казларны эшкәртү: йолку, кәләшкә бирнә өчен мамык тутыру һәм кышкы хәстәрлек өчен ит әзерләү, татар халкының үзара ярдәмләшү, җырлар, шаярулар, милли ризыклардан мул итеп сыйлану белән үрелеп баручы, бергә җыелып үткәрелә торган борынгы татар йоласы.
Милли киемнәр кигән кунаклар борынгы йола мохитендә булдылар: хатын-кызлар каз йолыктылар, гармунга кушылып халык җырларын башкардылар. Ә урамда музыка яңгырап торды, ишегалдында самавыр кайнады.
Чишмәдә казларны чайкау – бәйрәмнең иң күркәм өлеше булды. Сулыкка барганда өмәчеләр киләсе елга да казларның күп һәм йортта муллык булуын теләп, борынгы гадәт буенча сукмакка каз каурыйлары сиптеләр. Йоладан соң бәйрәм сый-нигъмәтле табын янында җыр-биюләр белән дәвам итте, анда төп сый – каз ите булды.
фотоны Рима Сафиуллова тәкъдим итте
Нет комментариев