Кече Әтрәч авылы мәдәният йорты директоры электр чәйнеге отты
“Авангард” газетасы редакциясендә абунәчеләребез арасында призлар уйнатылды.
Кече Әтрәч авылы мәдәният йорты директоры Нияз Якуповка редакциядә отыш үткәрү барышында электр чәйнеге чыкты.
– Үземне белгәннән бирле газета һәрвакытта әти-әни генә түгел, әби-бабай йортында да булды. Авыл клубында мин күптән түгел генә эшли башладым һәм икенче яртыеллыкка “Тәтеш таңнары”на язылдым. Газетада күп төрле мәгълүматлар басылып чыга. Газета битләрендә борынгы вакытларны да, авылларның гына түгел, туган ягыбызны данлаган кешеләрнең дә тарихын белергә мөмкин. Безнең авылдашларның да горурланырлык кешеләре бар, бездә искиткеч хезмәт ияләре яши, алар турында да газетада язмалар бар.
Үзләренең иҗатларын якташларына бүләк иткән үзешчән артистларыбыз турында да әйтми кала алмыйм. Өлкән буын белән беррәттән яшьләр дә үзләрен күрсәтергә омтыла. Миңа электр чәйнеге отуым турында хәбәр иткәч, мин хәтта көтелмәгән яңалыктан каушап калдым. Аннары, әлбәттә, шатландым һәм аны һичшиксез безнең клубка алып барып куячакмын. Чәй эчкән арада без агымдагы мәсьәләләр хакында фикер алышачакбыз һәм киләчәккә планнар төзиячәкбез, – диде Нияз Якупов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев