Кем Тәтештә булмаган, шул балык та күрмәгән
Җәмгыять

Кем Тәтештә булмаган, шул балык та күрмәгән

Һава торышыннан курыкмаучы, яхшы балык каптыру өчен кояш чыкканчы уянып, боз буйлап берничә дистә километр юл үтүче, ә җәй көне эссе кояш астында балык чирткәнен карап утыручы кешеләр бар. Алар – балыкчылар.

(Тәтеш, 14 июль, "Тәтеш таннары").
Ухадан авыз итү, бүләкләр тапшыру һәм фильмнар күрсәтү: балыкчылык тарихы музеенда
Балыкчы көнен билгеләп үттеләр

Тәтешлеләр өчен Балыкчы көне – әһәмиятле бәйрәм, чөнки шәһәребез тарихы балык кәсебе белән тыгыз бәйләнгән. Моннан тыш, быел Тәтеш ярларында 6 метрлы атаклы кырпы балыгы тотылуга йөз ел тулды. Ә Балыкчы көне быел безнең музейның туган көне белән туры килде.

Балыкчылык тарихы музеенда Балыкчы көнен бәйрәм итү махсус экскурсия программасы белән башланып китте, анда ухадан  авыз итеп ­карадылар.

Бу көнне музей хез­мәткәрләре рай­онның балыкчылык тармагы ветераннарын һәм бәйрәм датасына катнашы булган башка кешеләрне ­котладылар.

Чарада кунак сыйфатында кырпы балыгын тоткан балыкчының оныгы Евгения Старшинина да бар иде. Аңа “Рыбацкая доля” китабы тапшырылды, анда 1921 елда бабасы тоткан балык турында да сөйләнә.

Евгения Николаевна барлык катнашучыларга тормыш иптәше Юрий Старшининның шигырьләр җыен­тыгын бүләк итте.

– Тәтеш балык заводы тарихы буенча бик күп материаллар аның элеккеге директоры, РСФСРның атказанган балык хуҗалыгы хезмәткәре Александр Матаев ярдәмендә торгызылды, – дип билгеләп үтте Тәтеш ягы тарихы музее директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре ­Наталья ­Понедельникова.

Александр Иванович музей хезмәткәрләренә Тәтеш балык заводы тарихының данлы сә­хи­фәләрен саклаулары өчен рәхмәт белдерде.

“Горизонт” суд­но­сының элекке капитаны Юрий Романчев та бүләк белән килгән: ул музей хезмәткәрләренә су асты дөньясы турында китап тапшырды. Сүз уңаеннан, ул Балыкчылык тарихы музеена, музейда эшләүчеләр әйтүенчә,  бик күп кызыклы экспонатлар бүләк иткән.
Балыкчылар Андрей Демагин, Алексей Глотов һәм Александр Неп­левский балык кәсебен яхшы белүчеләр һәм балыкчылык тарихы буенча күп кенә музей проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашучылар һәм ярдәмчеләр буларак музейның махсус дипломнары белән билгеләп үтелделәр. Балыкчылык тарихы музее мөдире Александр Петрунин да бүләксез калмады.

Балыкчы көнендә музейга килүчеләр узган гасырдагы балык тоту турындагы фильмнарны күрә һәм Алтын балыктан – киләчәкне күрүче кыздан алда ниләр көтүе турында белә алдылар.
 


Нет комментариев