Акчаны контейнер-туплагычка салу – ярдәм итә алуның иң гади һәм файда китерә алу мөмкинлеге.
(Тәтеш, 18 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш шәһәренең үзәк паркында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларга иганә ярдәме җыю өчен меценатлар көче белән стационар контейнер урнаштырдылар.
Ачык төстәге контейнер, тимердән коеп ясалган виноград яфраклары белән уратып алынган стендта акча җыюның максатлары һәм шартлары турында язылган тулы мәгълүмат узып йөрүчеләрнең игътибарын җәлеп итеп тора.
Җомга көнне Ирина Таһирова шәһәрлеләр арасында беренчеләрдән булып ярдәм фондына үз өлешен кертте.
– Шундый проект уйлап тапкан һәм хәйрия контейнеры ясаган, кешеләр язмышына битараф булмаган тәтешлеләр булуы искиткеч. Кул осталары стендның һәм контейнерның бизәлешен бар күңелләрен биреп эшләгәннәр. Кызыксындыргыч арт-объект килеп чыккан, ә иң мөһиме – файдалы, – дип билгеләп үтте Ирина Борисовна. – Бу тартмада һәр кеше үзенең мәрхәмәтлелегенең бер өлешен калдыра ала.
Нет комментариев