Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Халык сынамышлары: ноябрь

7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.

(Тәтеш, 8 ноябрь, "Тәтеш таңнары").  

8 ноябрь иртәдән бәс булса – карлы кышка ишарә.

9 ноябрь нинди килсә – май ае шундый.

10 ноябрьдә бәс булса – суыкка, томан булса – җепшек көнгә.

11 ноябрь – болытлар түбән йөзсә, чатнама суык­лар көтелер.

12 ноябрь – кырпак кар төшсә, кыш озак көттермәс.

13 ноябрь – көн аяз икән, киләсе көннәр җилле булыр.

14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев