Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәбәр иткечләр гомерне коткара ала

ТРда 2016 елдан автоном янгын хәбәр иткечләр урнаштыру буенча Президент программасы тормышка ашырыла.

(Тәтеш, 11 март, “Тәтеш таңнары").  Программа эшли башлаганнан алып, республиканың торак фондында янгыннар чыккан чагында датчиклар ярдәмендә 77 кеше котылып калган.

Тәтеш районында программа буенча дүрт ел эчендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрнең, инвалид балалар тәрбияләнә торган кайбер гаиләләрнең өйләренә 893 хәбәр иткеч ­урнаштырылган. 

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның инициативасын Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов хуплады. Муниципалитет акчасына 2019 елда социаль-якланмаган гражданнарның йорт хуҗалыгына 57 хәбәр иткеч урнаш­тырылган. 

ТР Президенты йөкләмәсе буенча быелның язында Татарстандагы торак пункт­ларда 84 меңнән артык автомат янгын хәбәр иткеч урнаштырылачак. Агымдагы елда районда яшәүчеләрнең йортларына  муниципаль бюджет акчасына 351 хәбәр иткеч куелачак.     

“Янгын хәбәр иткечләрнең бурычы – янгын чыкканда игътибарны җәлеп итү. Куркынычлылык очракларында алар кешеләрнең гомерен саклап кала ала”, – дип билгеләп үтте 133нче янгын-коткару часте начальнигы Сергей Фокин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев