Җәмгыять

Китаплар аша – рухи кыйммәтләргә

Келәш авылы мәдәният йортында Казанда яшәүче якташ­лары­ Рөстәм Гарәфет­диновның ике китабын тәкъдим итүгә багышланган үзенчәлекле рухи-мәдәни очрашу узды.

Әдәбиятны, туган телне, милли һәм гаилә кыйммәтләрен бергә туплаган әлеге чарага Казан шәһәренең Апанай мәчете мөгаллиме Альберт Вәлиуллин, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, төрле төбәкләрдән кайткан кунаклар һәм авыл халкы җыелды.

Очрашуның мәртәбәле кунак­лары чыгышларында туганлык җепләрен саклау, үзара хөрмәт, рухи бердәмлек һәм гаилә кыйммәтләренең әһәмиятенә басым ясадылар. Алар катнашучыларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр, Коръән аятьләре укыдылар.

Кичәне алып барган авыл имамы Фәһим Галимов сәхнәгә “Тәтеш азаны-2026” бәйгесе фи­налистларын һәм призерларын да чакырды. Аларның мәкам белән әйтелгән азаннары чарага аерым бер рухи матурлык өстәде. Азан әйтүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.

“Тәтеш азаны-2026” бәйгесе фи­налистлары һәм призерлары. Фото: Сания Сәимигуллина

Рөс­­тәм Гарәфетдинов китапларның дөньяга килүе турында сөйләде

Очрашуның төп сәбәпчесе Рөс­­тәм Гарәфетдинов үзе иҗат иткән әсәрләрнең язылу тарихы, китапларның дөньяга килүе турында сөйләде. Ул тормыш һәм иҗат юлына бәйле хатирәләре белән уртаклашып, каләм тиб­рәтүгә этәргеч биргән уй-фи­кер­ләрен җиткерде.

Чарада Рөстәм Әхмәтсафа улы­ның әнисе – Татарстанның атказанган укытучысы Мәрьям Гарә­фетдинова да җылы сүзләр белән искә алынды. Сания Борһанова аның балалар тәрбияләүгә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә, гаилә кыйммәтләрен саклауга керткән зур өлешен билгеләп үтте. Залда утырган келәшлеләр дә мөхтәрәм укытучыга карата ихтирамнарын һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Ана тәрбиясе, гаи­ләдә салынган рухи нигезнең кеше тормышында никадәр зур әһәмияткә ия булуы әлеге чыгышларда аеруча ачык чагылды.

Туганлык һәм бердәмлек темасы иҗади чыгышларда да дә­вам итте

Катнашучылар бергә­ләп мөнәҗәтләр башкардылар. “Хатирә” фольклор ансамбле халык иҗаты үрнәкләрен тәкъдим итеп, ­та­ма­шачыларга милли моңнар бүләк итте. Рәүф Мөбәрәков үз җырларын башкарды, ә җирле шагыйрә Зифа Гайнуллина авторлык шигырен укыды.

Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Галимов буыннар арасындагы рухи бәйләнешне ныгытуга, авылның мәдәни мирасын һәм гореф-га­дәтләрен саклауга юнәлдерелгән чараны оештыруда катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

  • Очрашу рәсми өлеш белән генә тәмамланмады. Кунаклар һәм авыл халкы мәдрәсәдә оештырылган чәй табыны ­янына җыелып, ихлас аралашуны дә­вам иттеләр. Җылы әңгәмә, кү­ңел­ле хатирәләр һәм туганлык хисләре белән үрелгән бу очрашу һәркем күңелендә якты тәэсирләр ­калдырды.

Нет комментариев