Олы Тарханда «Карга боткасы» фольклор бәйрәме узды
Олы Тархан авыл җирлеге китапханәсе хезмәткәрләре «Иң яхшы китапханә» район конкурсында катнашты.
Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында алар «Карга боткасы» фольклор бәйрәмен оештырдылар. Бәйрәм алып баручыларның чыгышы белән башланып китте, алар аның әһәмияте турында сөйләделәр. Аннары чарага Кояш һәм Әби кушылды. Әби үзенең хикәясен авыл тарихыннан башлады, авылдан чыккан атаклы кешеләрне телгә алды.
Бәйрәмнең төп кунаклары каргалар булды, аларны барысы да шатланып каршы алды.
Наилә Әбелханова «Чабата» биюен башкарды. Шуннан соң барысы бергә учакта ботка пешерергә керештеләр. Ботка пешкән арада, Кояш һәм алып баручы татар халык уеннары: «Кашыкка йомырка куеп йөгерү», «Капкалар» һәм «Түбәтәй»не уйнаттылар.

Резидә Маханова үзенең җырлары белән барысын да сөендерде.
фотоларны Нәргизә Гөмәрова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев